Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #172 Translated in Tatar

وَقَطَّعْنَاهُمْ فِي الْأَرْضِ أُمَمًا ۖ مِنْهُمُ الصَّالِحُونَ وَمِنْهُمْ دُونَ ذَٰلِكَ ۖ وَبَلَوْنَاهُمْ بِالْحَسَنَاتِ وَالسَّيِّئَاتِ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Без аларны күп фиркаләргә бүлдек, алар арасында изгеләре бар, ягъни ислам динен кабул итүчеләре һәм башкачалары да бар, ягъни залимнәре. Без аларга күп нигъмәтләр, күп яхшылыклар вә күп яманлыклар, ґәзаблар бирдек, шаять кәфердән иманга кайтырлар дип.
فَخَلَفَ مِنْ بَعْدِهِمْ خَلْفٌ وَرِثُوا الْكِتَابَ يَأْخُذُونَ عَرَضَ هَٰذَا الْأَدْنَىٰ وَيَقُولُونَ سَيُغْفَرُ لَنَا وَإِنْ يَأْتِهِمْ عَرَضٌ مِثْلُهُ يَأْخُذُوهُ ۚ أَلَمْ يُؤْخَذْ عَلَيْهِمْ مِيثَاقُ الْكِتَابِ أَنْ لَا يَقُولُوا عَلَى اللَّهِ إِلَّا الْحَقَّ وَدَرَسُوا مَا فِيهِ ۗ وَالدَّارُ الْآخِرَةُ خَيْرٌ لِلَّذِينَ يَتَّقُونَ ۗ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Әүвәлге яһүдләр урынына икенче төрле яһүдләр калды, алар Тәүратка ия булдылар вә Тәүрат хөкемнәрен дөнья малына алыштырдылар вә риба, ришвәт алдылар, әгәр аларга әүвәлдә алган маллары кеби мал килсә, әле дә аны алырлар, ягъни мал өчен Тәүрат хөкемнәрен үзгәртәләр һәм: Безнең гөнаһларыбыз ярлыканыр, чөнки безнең иманыбыз бар, – диләр. Әйә алардан ґәһед алынмадымы: Аллаһуга хак сүзне генә сөйләргә, – дип? Вә Тәүрат хөкемнәрендә өйрәнделәр бит, Аллаһуга мәхлукны тиңләштерүдән һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Шуны яхшы аңламыйсызмы?
وَالَّذِينَ يُمَسِّكُونَ بِالْكِتَابِ وَأَقَامُوا الصَّلَاةَ إِنَّا لَا نُضِيعُ أَجْرَ الْمُصْلِحِينَ
Аллаһ – китабы Коръән хөкемнәренә нык ябышып, намазларын вакытында үтәгән мөэминнәр һидәятлеләр бит. Без төзәлүче вә төзәтүче яхшы кешеләрнең изгелекләрен, әлбәттә, юк итмибез.
وَإِذْ نَتَقْنَا الْجَبَلَ فَوْقَهُمْ كَأَنَّهُ ظُلَّةٌ وَظَنُّوا أَنَّهُ وَاقِعٌ بِهِمْ خُذُوا مَا آتَيْنَاكُمْ بِقُوَّةٍ وَاذْكُرُوا مَا فِيهِ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ
Шуны да хәтерләгез! Без тауны урыныннан сөреп яһүдләр өстенә күтәрдек, гүя алар өстендә болыт булып торды, әгәр Тәүрат белән гамәл кылырга ризалык белдермәсәләр, тауның өсләренә төшәчәген белделәр. Тәүратны куәт белән тотыгыз вә аның белән ныклап гамәл кылыгыз һәм Тәүратта булган Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерегез кәфердән вә гөнаһлардан сакланмаклыгыгыз өчен!
وَإِذْ أَخَذَ رَبُّكَ مِنْ بَنِي آدَمَ مِنْ ظُهُورِهِمْ ذُرِّيَّتَهُمْ وَأَشْهَدَهُمْ عَلَىٰ أَنْفُسِهِمْ أَلَسْتُ بِرَبِّكُمْ ۖ قَالُوا بَلَىٰ ۛ شَهِدْنَا ۛ أَنْ تَقُولُوا يَوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّا كُنَّا عَنْ هَٰذَا غَافِلِينَ
Янә хәтерләгез, Раббың Адәм балаларының аркасыннан балаларын алды, ягъни һәрбер бала атасының арка суыннан дөньяга килделәр вә бу эшкә үзләрен шаһит итте һәм әйтте: Әйә Мин түгелме сезнең Раббыгыз? Кешеләрнең рухлары әйтте: Бәлки, әлбәттә, безнең Раббыбыз Синсең вә сезнең, бу сүзегезгә шаһит булдык һәм Раббыбыз хакында һичнәрсә белмәдек – гафил булдык, дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән хәтерегезгә төшердек.

Choose other languages: