Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #123 Translated in Tatar

فَغُلِبُوا هُنَالِكَ وَانْقَلَبُوا صَاغِرِينَ
Шул урында сихерчеләр җиңелделәр вә хур булып кайттылар.
وَأُلْقِيَ السَّحَرَةُ سَاجِدِينَ
Фиргауннең сихерчеләре Мусаның могҗизасын күргәч, иман китерделәр һәм Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар.
قَالُوا آمَنَّا بِرَبِّ الْعَالَمِينَ
Бөтен галәмне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек, – диделәр. (Фиргаун: Миңа иман китердегезме, – дип сорады).
رَبِّ مُوسَىٰ وَهَارُونَ
Сихерчеләр: Муса вә Һарунның Раббысына иман китердек, – диделәр.
قَالَ فِرْعَوْنُ آمَنْتُمْ بِهِ قَبْلَ أَنْ آذَنَ لَكُمْ ۖ إِنَّ هَٰذَا لَمَكْرٌ مَكَرْتُمُوهُ فِي الْمَدِينَةِ لِتُخْرِجُوا مِنْهَا أَهْلَهَا ۖ فَسَوْفَ تَعْلَمُونَ
Фиргаун әйтте: Мин рөхсәт бирмичә Мусага иман китерәсезме? Тәхкыйк сез шәһәрдән хәйлә-мәкер корып килгәнсез, ул шәһәрдән халыкны чыгармаклыгыгыз өчен, бик тиз белерсез сезгә ни кылганымны.

Choose other languages: