Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anfal Ayahs #26 Translated in Tatar

إِنَّ شَرَّ الدَّوَابِّ عِنْدَ اللَّهِ الصُّمُّ الْبُكْمُ الَّذِينَ لَا يَعْقِلُونَ
Тәхкыйк Аллаһ хозурында хайваннарның явызрагы: хакны сөйләргә телсез, хак сүзне ишетергә колаксыз булган һичнәрсә аңламый торган кешеләрдер.
وَلَوْ عَلِمَ اللَّهُ فِيهِمْ خَيْرًا لَأَسْمَعَهُمْ ۖ وَلَوْ أَسْمَعَهُمْ لَتَوَلَّوْا وَهُمْ مُعْرِضُونَ
Әгәр Аллаһ аларда яхшылык барлыгын белсә, ягъни аларның күңелендә яхшы ният булса, әлбәттә, аларга хак сүзне ишеттереп аңлатыр иде, күңелләрендә яхшы ният булмагач, Аллаһ аларга хак сүзләрне ишеттерсә дә, аны аңлаудан һәм кабул итүдән баш тартып качачаклар.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اسْتَجِيبُوا لِلَّهِ وَلِلرَّسُولِ إِذَا دَعَاكُمْ لِمَا يُحْيِيكُمْ ۖ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ يَحُولُ بَيْنَ الْمَرْءِ وَقَلْبِهِ وَأَنَّهُ إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Ий мөэминнәр! Аллаһ вә расүл сүзләрен кабул итегез, кайчан күңелләрегезне тергезүче Коръәнгә чакырсалар! Вә яхшы белегез, Аллаһ ир белән күңеле арасындадыр, ягъни кешенең күңелендәге ниятенә вә игътикаденә карата эш йөртер. Вә яхшы белегез, хөкем ителер өчен кайтмак Аңадыр. Бу аятьтән мәгълүм булды ки, Коръән тәрбиясеннән башка кешенең күңеле мәеттер. Күңеленең мәет булуын теләмәгән кеше Коръән белән тәрбияләнсен һәм аның белән гамәл кылсын!
وَاتَّقُوا فِتْنَةً لَا تُصِيبَنَّ الَّذِينَ ظَلَمُوا مِنْكُمْ خَاصَّةً ۖ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ
Зарары фетнәне булдыручыга гына булмыйча, бәлки зарары барыгызга да була торган фетнәне булдырудан сакланыгыз! Белегез ки, әгәр Аның боерыкларын үтәмәсәгез, әлбәттә, Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
وَاذْكُرُوا إِذْ أَنْتُمْ قَلِيلٌ مُسْتَضْعَفُونَ فِي الْأَرْضِ تَخَافُونَ أَنْ يَتَخَطَّفَكُمُ النَّاسُ فَآوَاكُمْ وَأَيَّدَكُمْ بِنَصْرِهِ وَرَزَقَكُمْ مِنَ الطَّيِّبَاتِ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Мәккә мөшрикләре арасында яшәгән вакытыгызда аз булуыгыз сәбәпле көчсез идегез, шуны хәтерләгез! Аңсыздан килеп басарлар, алып китәрләр дип куркадыр идегез, Аллаһ сезне Мәдинә шәһәренә күчерде дә ярдәме белән куәтләде һәм пакь ризыклар белән сезне ризыкландырды, шаять шөкер итәрсез.

Choose other languages: