Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #68 Translated in Tatar

فَرَجَعُوا إِلَىٰ أَنْفُسِهِمْ فَقَالُوا إِنَّكُمْ أَنْتُمُ الظَّالِمُونَ
Намруд вә кавеме гакыл, фикерләренә кайтып уйлап тордылар, һәм бер-берсенә әйттеләр: Ошбу сөйләшми торган нәрсәләргә гыйбадәт кылып сез залим булдыгыз.
ثُمَّ نُكِسُوا عَلَىٰ رُءُوسِهِمْ لَقَدْ عَلِمْتَ مَا هَٰؤُلَاءِ يَنْطِقُونَ
Соңра дәлилләре булмагач, оялып Ибраһим алдында башларын иделәр, һәм әйттеләр: Тәхкыйк беләсең, безнең тәреләребез сөйләшмиләр, алардан ничек сорыйк?
قَالَ أَفَتَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ مَا لَا يَنْفَعُكُمْ شَيْئًا وَلَا يَضُرُّكُمْ
Ибраһим әйтте: Әйә сез Аллаһудан башка файда итәргә дә, зарар итәргә дә кече җитмәгән нәрсәләргә гыйбадәт кыйласызмы?
أُفٍّ لَكُمْ وَلِمَا تَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ ۖ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Сезгә һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган нәрсәләрегезгә – кабахәтлекдер! Шуны да аңламыйсызмы?
قَالُوا حَرِّقُوهُ وَانْصُرُوا آلِهَتَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ فَاعِلِينَ
Ачулары кабарып Намруд вә кавеме әйттеләр: Ул Ибраһимне утка салып яндырыгыз, әгәр үзегезнең тәреләрегездән ярдәм сорый торган булсагыз, Ибраһимне яндырырга алардан ярдәм сорагыз!

Choose other languages: