Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #71 Translated in Tatar

أُفٍّ لَكُمْ وَلِمَا تَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ ۖ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Сезгә һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган нәрсәләрегезгә – кабахәтлекдер! Шуны да аңламыйсызмы?
قَالُوا حَرِّقُوهُ وَانْصُرُوا آلِهَتَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ فَاعِلِينَ
Ачулары кабарып Намруд вә кавеме әйттеләр: Ул Ибраһимне утка салып яндырыгыз, әгәр үзегезнең тәреләрегездән ярдәм сорый торган булсагыз, Ибраһимне яндырырга алардан ярдәм сорагыз!
قُلْنَا يَا نَارُ كُونِي بَرْدًا وَسَلَامًا عَلَىٰ إِبْرَاهِيمَ
Ибраһимне тау хәтле утка ыргыттылар, Ибраһим дөнья утыннан курыкмады, күңеле тыныч булды. Әйттек: Ий ут, Ибраһимгә салкын бул, һем салкынлык белән дә зарар тидермә, – дип.
وَأَرَادُوا بِهِ كَيْدًا فَجَعَلْنَاهُمُ الْأَخْسَرِينَ
Алар Ибраһимгә мәкер вә зарар теләделәр. Һәм Без аларны хәсрәтләндерүчеләрдән кылдык. Күпме генә көч куйсалар да максатларына ирешә алмадылар, бөтен көчләре җилгә очты.
وَنَجَّيْنَاهُ وَلُوطًا إِلَى الْأَرْضِ الَّتِي بَارَكْنَا فِيهَا لِلْعَالَمِينَ
Ибраһим белән Лутны үзебез бөтен галәм өчен бәрәкәтле кыйлган Шам җиренә күчереп залим кавемнәреннән коткардык.

Choose other languages: