Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #62 Translated in Tatar

فَجَعَلَهُمْ جُذَاذًا إِلَّا كَبِيرًا لَهُمْ لَعَلَّهُمْ إِلَيْهِ يَرْجِعُونَ
Мөшрикләр китеп беткәч, Ибраһим балта белән тәреләрен ваклады, мәгәр бер зур тәрене калдырды, мөшрикләр килгәч, кем ватканын шул тәредән сорасыннар өчен.
قَالُوا مَنْ فَعَلَ هَٰذَا بِآلِهَتِنَا إِنَّهُ لَمِنَ الظَّالِمِينَ
Мөшрикләр килеп күргәч әйттеләр: Безнең Илаһәләребезгә бу әдәпсезлекне кем кылды? Тәхкыйк ул кеше, залимнәрдән.
قَالُوا سَمِعْنَا فَتًى يَذْكُرُهُمْ يُقَالُ لَهُ إِبْرَاهِيمُ
Әйттеләр: Бер егетне ишеттек ул, безнең Аллаларыбызны ґәепләп сөйли иде, ул егеткә Ибраһим дип әйтелә.
قَالُوا فَأْتُوا بِهِ عَلَىٰ أَعْيُنِ النَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَشْهَدُونَ
Намруд вә башкалары әйттеләр: Ул Ибраһимме тотып китерегез кешеләр күз алдына – шаять күргән кешеләр шәһадәт бирерләр.
قَالُوا أَأَنْتَ فَعَلْتَ هَٰذَا بِآلِهَتِنَا يَا إِبْرَاهِيمُ
Әйттеләр: Ий Ибраһим, безнең Илаһәләребезгә бу эшне син эшләдеңме?

Choose other languages: