Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #65 Translated in Tatar

قَالُوا فَأْتُوا بِهِ عَلَىٰ أَعْيُنِ النَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَشْهَدُونَ
Намруд вә башкалары әйттеләр: Ул Ибраһимме тотып китерегез кешеләр күз алдына – шаять күргән кешеләр шәһадәт бирерләр.
قَالُوا أَأَنْتَ فَعَلْتَ هَٰذَا بِآلِهَتِنَا يَا إِبْرَاهِيمُ
Әйттеләр: Ий Ибраһим, безнең Илаһәләребезгә бу эшне син эшләдеңме?
قَالَ بَلْ فَعَلَهُ كَبِيرُهُمْ هَٰذَا فَاسْأَلُوهُمْ إِنْ كَانُوا يَنْطِقُونَ
Ибраһим әйтте: Бәлки бу эшне ошбу зур тәрегез эшләде, үзен калдырып кечкенә тәреләргә гыйбадәт кылганыгыз өчен хурланмышдыр, инде ватылган тәреләрдән сорагыз, әгәр алар сөйләшә торган булсалар.
فَرَجَعُوا إِلَىٰ أَنْفُسِهِمْ فَقَالُوا إِنَّكُمْ أَنْتُمُ الظَّالِمُونَ
Намруд вә кавеме гакыл, фикерләренә кайтып уйлап тордылар, һәм бер-берсенә әйттеләр: Ошбу сөйләшми торган нәрсәләргә гыйбадәт кылып сез залим булдыгыз.
ثُمَّ نُكِسُوا عَلَىٰ رُءُوسِهِمْ لَقَدْ عَلِمْتَ مَا هَٰؤُلَاءِ يَنْطِقُونَ
Соңра дәлилләре булмагач, оялып Ибраһим алдында башларын иделәр, һәм әйттеләр: Тәхкыйк беләсең, безнең тәреләребез сөйләшмиләр, алардан ничек сорыйк?

Choose other languages: