Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #78 Translated in Tatar

وَإِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ لِأَبِيهِ آزَرَ أَتَتَّخِذُ أَصْنَامًا آلِهَةً ۖ إِنِّي أَرَاكَ وَقَوْمَكَ فِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Янә игътибар итегез! Ибраһим атасы Азарга әйтте: Сынымнарны Илаһә дип белеп, аларга гыйбадәт итәсезме? Тәхкыйк сине вә каумеңне адашмакта күрәмен, – дип.
وَكَذَٰلِكَ نُرِي إِبْرَاهِيمَ مَلَكُوتَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَلِيَكُونَ مِنَ الْمُوقِنِينَ
Әнә шулай Ибраһимга кауменең эшен күрсәткәнебез кеби, Җир вә Күкләрдә булган нәрсәләрне – могҗизаларны аңа күрсәттек, Аллаһу тәгаләнең бөтен эшләренә якыннан – шиксез ышанучылардан булсын өчен.
فَلَمَّا جَنَّ عَلَيْهِ اللَّيْلُ رَأَىٰ كَوْكَبًا ۖ قَالَ هَٰذَا رَبِّي ۖ فَلَمَّا أَفَلَ قَالَ لَا أُحِبُّ الْآفِلِينَ
Кич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга ярамаганлыкны аңлатыр өчен хәйлә корып, бу сүзләрне әйтте: Йолдызга ишарә кылып, бу йолдыз минем Раббым, – диде, иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына килгәч, аларга: Үзгәреп-югалып киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза түгелмен, – диде.
فَلَمَّا رَأَى الْقَمَرَ بَازِغًا قَالَ هَٰذَا رَبِّي ۖ فَلَمَّا أَفَلَ قَالَ لَئِنْ لَمْ يَهْدِنِي رَبِّي لَأَكُونَنَّ مِنَ الْقَوْمِ الضَّالِّينَ
Ибраһим айның туганын күргәч: Будыр минем Раббым, – диде, Ай баегач мөшрикләргә карап: Ай да үзгәрде-югалды, әгәр Раббым мине туры юлга күндермәгән булса, әлбәттә, мин дә сезнең кеби адашкан кавемнәрдән булыр идем, – диде.
فَلَمَّا رَأَى الشَّمْسَ بَازِغَةً قَالَ هَٰذَا رَبِّي هَٰذَا أَكْبَرُ ۖ فَلَمَّا أَفَلَتْ قَالَ يَا قَوْمِ إِنِّي بَرِيءٌ مِمَّا تُشْرِكُونَ
Кояш тугач, аңа карап, көлеп әйтте: Бу Кояш минем Раббымдыр – барысыннан да зуррак, Илаһә булырга яраклы, – дип, Кояш баегач, мөшрикләргә карап әйтте: Ий каумем! Күрдегезме, Кояш та үзгәрде-югалды мин, әлбәттә, сез Аллаһуга тиңдәш иткән нәрсәләрнең һәммәсеннән дә бизүчемен, – дип.

Choose other languages: