Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #162 Translated in Tatar

هَلْ يَنْظُرُونَ إِلَّا أَنْ تَأْتِيَهُمُ الْمَلَائِكَةُ أَوْ يَأْتِيَ رَبُّكَ أَوْ يَأْتِيَ بَعْضُ آيَاتِ رَبِّكَ ۗ يَوْمَ يَأْتِي بَعْضُ آيَاتِ رَبِّكَ لَا يَنْفَعُ نَفْسًا إِيمَانُهَا لَمْ تَكُنْ آمَنَتْ مِنْ قَبْلُ أَوْ كَسَبَتْ فِي إِيمَانِهَا خَيْرًا ۗ قُلِ انْتَظِرُوا إِنَّا مُنْتَظِرُونَ
Аллаһудан Коръән килгәннән соң да аның белән гамәл кылмыйча тагын нәрсә көтәләр? Әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмыйча, ґәзаб фәрештәнең килүен көтәләр, яки Раббының ґәзәб белән килүен көтәләр, яки кыямәт көне кеби Раббыңның бәгъзе галәмәтләрен көтәләр. Раббыңның бәгъзе галәмәтләре килгән көндә һичкемнең иман китерүе файда бирмәс, ягъни үлем куркынычларын күргәч кенә, яки картлык зәгыйфьлегенә ирешкәч кенә иман китереп маташуның һич файдасы булмас, яки әүвәлрәк иман китергән, ләкин хәрамнардан тәүбә итмәгән һәм фарызларны үтәмәгән, коры иман сүзләрен әйтеп яшәве янә файда бирмәс, әйт: Көтегез Аллаһ ґәзабын, – дип. Без, әлбәттә, аларны ґәзаб белән көтәбез.
إِنَّ الَّذِينَ فَرَّقُوا دِينَهُمْ وَكَانُوا شِيَعًا لَسْتَ مِنْهُمْ فِي شَيْءٍ ۚ إِنَّمَا أَمْرُهُمْ إِلَى اللَّهِ ثُمَّ يُنَبِّئُهُمْ بِمَا كَانُوا يَفْعَلُونَ
Тәкъвасыз мөселманнар, Аллаһ төзеп биргән хак динне төрле кисәкләргә бүлделәр һәм төрле батыл мәзһәб ияләре булдылар, ий Мухәммәд г-м, син аларның һичбер эшләре турында соралачак түгелсең. Аларның эшләре Аллаһуга тапшырылмыштыр, соңра Аллаһ үзләренә кылган эшләре белән хәбәр бирер.
مَنْ جَاءَ بِالْحَسَنَةِ فَلَهُ عَشْرُ أَمْثَالِهَا ۖ وَمَنْ جَاءَ بِالسَّيِّئَةِ فَلَا يُجْزَىٰ إِلَّا مِثْلَهَا وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ
Бер мөэмин Аллаһу хозурына изге гамәлләр белән килсә, ул мөэмингә изгелекләре ун тапкыр арттырылыр, вә бер кеше явыз эшләр белән килсә, кылган гөнаһы бәрабәрендә генә җәза кылыныр һәм алар гөнаһларын арттыру белән золым ителмәсләр.
قُلْ إِنَّنِي هَدَانِي رَبِّي إِلَىٰ صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ دِينًا قِيَمًا مِلَّةَ إِبْرَاهِيمَ حَنِيفًا ۚ وَمَا كَانَ مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Әйт: Ий Мухәммәд г-м, Раббым мине күндерде чын туры юлга, кыямәткә каим булган хак дингә күндерде һәм батылдан хак тарафына нык авышкан Ибраһим милләтенә күндерде. Ул – Ибраһим мөшрикләрдән булмады, ягъни Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмәде.
قُلْ إِنَّ صَلَاتِي وَنُسُكِي وَمَحْيَايَ وَمَمَاتِي لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Әйт: Укыган намазларым вә бугазлаган корбаннарым фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнәләр вә тере булуым һәм үлмәклегем бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһу тәгалә эшедер.

Choose other languages: