Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #15 Translated in Tatar

قُلْ سِيرُوا فِي الْأَرْضِ ثُمَّ انْظُرُوا كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُكَذِّبِينَ
Әйт: Җир өстендә йөрегез һәм яхшылап карагыз! Аллаһ вә расүлләр хакында ялган сөйләүчеләрнең хәле ничек тәмам булган? – дип. (Мөшрикләр, Мухәммәд г-мне мәсхәрә кылып, төрлечә золым итеп тә кешеләрне исламга чакырудан туктата алмагач, патша итәбез, күп мал бирәбез, ташла бу эшеңне, диделәр). Аллаһу тәгалә аларга түбәндәге аять белән җавап бирде.
قُلْ لِمَنْ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ قُلْ لِلَّهِ ۚ كَتَبَ عَلَىٰ نَفْسِهِ الرَّحْمَةَ ۚ لَيَجْمَعَنَّكُمْ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ لَا رَيْبَ فِيهِ ۚ الَّذِينَ خَسِرُوا أَنْفُسَهُمْ فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Әйт: Җирдәге вә күктәге нәрсәләр кемнеке? Һичкемнеке түгел фәкать – Аллаһу тәгаләнеке, – дип. Аллаһ үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылуны үзенең өстенә йөкләде. Булачагында шикләнергә дә урыны юк – кыямәт көнендә, әлбәттә. Аллаһ һәммәгезне дә хөкем итәр өчен җыяр. Ахирәттә үзләрен мәңгелек хәсрәткә саласы кешеләр дөньяда чакларында Коръәнгә ышанмаслар, яки ышанып та гамәл кылмаслар.
وَلَهُ مَا سَكَنَ فِي اللَّيْلِ وَالنَّهَارِ ۚ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Кич тә вә көндез дә Аллаһ тәрбиясе белән карар тапкан мәхлуклар һәммәсе Аллаһу тәгаләнеке. Вә ул ишетүче һәм белүче.
قُلْ أَغَيْرَ اللَّهِ أَتَّخِذُ وَلِيًّا فَاطِرِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَهُوَ يُطْعِمُ وَلَا يُطْعَمُ ۗ قُلْ إِنِّي أُمِرْتُ أَنْ أَكُونَ أَوَّلَ مَنْ أَسْلَمَ ۖ وَلَا تَكُونَنَّ مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Әйт: Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ярдәмче һәм Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ризыкланмый – аңа ризык кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче мөселманы булу белән һәм дә мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым, – диген!
قُلْ إِنِّي أَخَافُ إِنْ عَصَيْتُ رَبِّي عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Әйт: Әгәр мин бидеґәтче-мөшрикләргә ияреп, тәрбиячем булган Аллаһу тәгаләнең хөкемнәренә хилафлык кылсам, әлбәттә, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын, – дип.

Choose other languages: