Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ahqaf Ayahs #7 Translated in Tatar

مَا خَلَقْنَا السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا إِلَّا بِالْحَقِّ وَأَجَلٍ مُسَمًّى ۚ وَالَّذِينَ كَفَرُوا عَمَّا أُنْذِرُوا مُعْرِضُونَ
Без җир вә күкләрне һәм аларның араларында булган нәрсәләрне һәр яклап дөресләп төзедек, кыямәткә хәтле торсыннар өчен. Әмма имансыз булган кешеләр, Коръән белән куркытылмыш ґәзаблардан куркудан баш тарталар.
قُلْ أَرَأَيْتُمْ مَا تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ أَرُونِي مَاذَا خَلَقُوا مِنَ الْأَرْضِ أَمْ لَهُمْ شِرْكٌ فِي السَّمَاوَاتِ ۖ ائْتُونِي بِكِتَابٍ مِنْ قَبْلِ هَٰذَا أَوْ أَثَارَةٍ مِنْ عِلْمٍ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Аларга әйт: Әйә беләсезме Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарыгыз, җирдә нәрсә халык кылдылар, миңа күрсәтегез, яки Аллаһуга тиң булып, Аның белән бергә күкләрне төзеделәрме? Инде Коръәннән әүвәл иңгән бер китапны китерегез, сүзегезнең дөреслегенә миңа шәһадәт бирсен, яки сынымнарга гыйбадәт кылу дөрес икәнлекне раслаучы дәлил әсәрләрен күрсәтегез, әгәр дәгъвәгез дөрес булса, – дип.
وَمَنْ أَضَلُّ مِمَّنْ يَدْعُو مِنْ دُونِ اللَّهِ مَنْ لَا يَسْتَجِيبُ لَهُ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ وَهُمْ عَنْ دُعَائِهِمْ غَافِلُونَ
Аллаһудан башка затка гыйбадәт кылучы кешедән дә адашучырак кеше бармы, догаларын сораганнарын кабул итәргә нәрсәдер бирергә мәңге көчләре җитми торган сынымнарга гыйбадәт кылалар, хәлбуки сынымнар аларның догаларыннан гафилләрдер, чөнки алар җансызлардыр.
وَإِذَا حُشِرَ النَّاسُ كَانُوا لَهُمْ أَعْدَاءً وَكَانُوا بِعِبَادَتِهِمْ كَافِرِينَ
Кешеләр каберләрдән кубарылганда сынымнар, аларга гыйбадәт кылучыларга дошман булырлар, вә мөшрикләрнең аларга гыйбадәтләрен инкяр итәрләр.
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ قَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلْحَقِّ لَمَّا جَاءَهُمْ هَٰذَا سِحْرٌ مُبِينٌ
Әгәр аларга Безнең Коръән аятьләребез аңлатып укылса, Коръәннең хак сүзләренә ышанмаучылар, аларга Коръән килгән чакта, бу Коръән ачык сихер диделәр.

Choose other languages: