Quran Apps in many lanuages:

Surah Ad-Dukhan Ayahs #25 Translated in Tatar

وَإِنْ لَمْ تُؤْمِنُوا لِي فَاعْتَزِلُونِ
Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез, – диде, алар исә җибәрмәделәр.
فَدَعَا رَبَّهُ أَنَّ هَٰؤُلَاءِ قَوْمٌ مُجْرِمُونَ
Муса Раббысына дога кылып әйтте ки, ий Раббым, бу кавем азган кәфер кавемдер миңа итагать итмиләр, дип.
فَأَسْرِ بِعِبَادِي لَيْلًا إِنَّكُمْ مُتَّبَعُونَ
Аллаһ әйтте: Төнлә Минем бәндәләрем Ягькуб балаларын алып Мысырдан качып китегез, алар исә сезнең артыгыздан куарга чыгарлар.
وَاتْرُكِ الْبَحْرَ رَهْوًا ۖ إِنَّهُمْ جُنْدٌ مُغْرَقُونَ
Үзегез чыккан диңгездәге юлларны ачык көенчә калдыр, чөнки сезнең артыгыздан Фиргаун кавеме кереп батып һәлак булачаклар.
كَمْ تَرَكُوا مِنْ جَنَّاتٍ وَعُيُونٍ
Фиргаун кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары вә елгалары калды.

Choose other languages: