Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #83 Translated in Tatar

مَا كَانَ لِبَشَرٍ أَنْ يُؤْتِيَهُ اللَّهُ الْكِتَابَ وَالْحُكْمَ وَالنُّبُوَّةَ ثُمَّ يَقُولَ لِلنَّاسِ كُونُوا عِبَادًا لِي مِنْ دُونِ اللَّهِ وَلَٰكِنْ كُونُوا رَبَّانِيِّينَ بِمَا كُنْتُمْ تُعَلِّمُونَ الْكِتَابَ وَبِمَا كُنْتُمْ تَدْرُسُونَ
Аллаһудан кешеләргә китап һәм Ислам диненең хөкемнәре һәм пәйгамбәрлек бирелгәннән соң ул пәйгамбәрнең, Аллаһуга гыйбадәт кылмагыз, миңа гыйбадәт кылыгыз дип әйтмәк һич тә дөрес булмый. Чөнки мөшрикләр, Мухәммәд үзенә гыйбадәт кылдырырга тели диделәр. Ләкин пәйгамбәр, Аллаһ китабыннан өйрәнгәнегез белән вә пәйгамбәрдән дәрес алганыгыз белән Раббыгыз булган Аллаһуга гына кол булыгыз, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, – дип әйтергә бурычлы.
وَلَا يَأْمُرَكُمْ أَنْ تَتَّخِذُوا الْمَلَائِكَةَ وَالنَّبِيِّينَ أَرْبَابًا ۗ أَيَأْمُرُكُمْ بِالْكُفْرِ بَعْدَ إِذْ أَنْتُمْ مُسْلِمُونَ
Ул пәйгамбәр сезгә фәрештәләрне вә пәйгамбәрләрне Илаһә итеп алыгыз димәс. Әйә пәйгамбәр сезне мөселман булганыгыздан соң көферлеккә өндәрме?
وَإِذْ أَخَذَ اللَّهُ مِيثَاقَ النَّبِيِّينَ لَمَا آتَيْتُكُمْ مِنْ كِتَابٍ وَحِكْمَةٍ ثُمَّ جَاءَكُمْ رَسُولٌ مُصَدِّقٌ لِمَا مَعَكُمْ لَتُؤْمِنُنَّ بِهِ وَلَتَنْصُرُنَّهُ ۚ قَالَ أَأَقْرَرْتُمْ وَأَخَذْتُمْ عَلَىٰ ذَٰلِكُمْ إِصْرِي ۖ قَالُوا أَقْرَرْنَا ۚ قَالَ فَاشْهَدُوا وَأَنَا مَعَكُمْ مِنَ الشَّاهِدِينَ
Без биргән китапны һәм ислам хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештерерсез, дип, Аллаһ пәйгамбәрләрдән ґәһед алды. Аннары Мухәммәд г-м сезгә пәйгамбәр булып килде, кулыгыздагы Тәүрат вә Инҗилне тәсдыйк иткәне хәлдә. Пәйгамбәргә итагать итегез вә ярдәм бирегез, дип Аллаһ сезгә әмер бирде. Аллаһ әйтте: Ий китап әһелләре Мухәммәд г-мнең расүл икәнлеген икрар кылдыгызмы вә ана иман китергәнлегегезгә Минем ґәһдемне кабул иттегезме? Әйттеләр: Икрар кылдык вә ґәһдеңне кабул иттек. Аллаһ әйтте: Икрарыгызга шаһит булыгыз! Мин дә сезнең белән бергә шаһитләрдәнмен.
فَمَنْ تَوَلَّىٰ بَعْدَ ذَٰلِكَ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْفَاسِقُونَ
Бу ґәһедтән соң берәү Коръән белән гамәл кылудан баш тартса, баш тартучылар фасыйклардыр.
أَفَغَيْرَ دِينِ اللَّهِ يَبْغُونَ وَلَهُ أَسْلَمَ مَنْ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ طَوْعًا وَكَرْهًا وَإِلَيْهِ يُرْجَعُونَ
Әйә гафил кешеләр Аллаһ төзегән хак динне ташлап, бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотмакчы булалармы? Бит җирдәге вә күкләрдәге һәрбер мәхлук теләп һәм теләмичә дә Аллаһуга итагать итәр. Вә барчалары да Аллаһуга кайтырлар.

Choose other languages: