Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #50 Translated in Tatar

وَيُكَلِّمُ النَّاسَ فِي الْمَهْدِ وَكَهْلًا وَمِنَ الصَّالِحِينَ
Ул Гыйса бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән сөйләште һәм ул изгеләрдән булды.
قَالَتْ رَبِّ أَنَّىٰ يَكُونُ لِي وَلَدٌ وَلَمْ يَمْسَسْنِي بَشَرٌ ۖ قَالَ كَذَٰلِكِ اللَّهُ يَخْلُقُ مَا يَشَاءُ ۚ إِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ
Мәрьям әйтте: Ий Раббым, миңа бала кайдан булсын чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк. Аллаһ әйтте: Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Бер нәрсәне булдырырга теләсә фәкать бул дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр.
وَيُعَلِّمُهُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَالتَّوْرَاةَ وَالْإِنْجِيلَ
Аллаһ Гыйсага язу белемен, шәригать хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте.
وَرَسُولًا إِلَىٰ بَنِي إِسْرَائِيلَ أَنِّي قَدْ جِئْتُكُمْ بِآيَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ ۖ أَنِّي أَخْلُقُ لَكُمْ مِنَ الطِّينِ كَهَيْئَةِ الطَّيْرِ فَأَنْفُخُ فِيهِ فَيَكُونُ طَيْرًا بِإِذْنِ اللَّهِ ۖ وَأُبْرِئُ الْأَكْمَهَ وَالْأَبْرَصَ وَأُحْيِي الْمَوْتَىٰ بِإِذْنِ اللَّهِ ۖ وَأُنَبِّئُكُمْ بِمَا تَأْكُلُونَ وَمَا تَدَّخِرُونَ فِي بُيُوتِكُمْ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً لَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ
Вә Ягъкуб балаларына расүл кылды. Гыйса, пәйгамбәр булгач, Ягъкуб балаларына әйтте: Мин сезгә Раббыгыздан пәйгамбәремә ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән килдем. Ул галәмәтләрнең берсе: балчыктан кош сурәте ясармын да аңа өрермен, Аллаһ әмере белән кош булып очар. Янә Аллаһ әмере белән сукырларны күзле итәрмен, ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерермен һәм үлекләрне тергезермен. Янә мин сезгә нәрсә ашаганыгыздан, өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән хәбәр бирермен. Бу нәрсәләрдә, әлбәттә, минем пәйгамбәрлегемне тәсдыйклаучы галәмәтләр бар, әгәр хаклыкка ышанучылардан булсагыз.
وَمُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيَّ مِنَ التَّوْرَاةِ وَلِأُحِلَّ لَكُمْ بَعْضَ الَّذِي حُرِّمَ عَلَيْكُمْ ۚ وَجِئْتُكُمْ بِآيَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Миннән әүвәл иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем хәлдә, һәм сезгә хәрам булган нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән сезгә пәйгамбәр булып килдем. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, миңа итагать итегез һәм карышудан сакланыгыз!

Choose other languages: