Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #123 Translated in Tatar

هَا أَنْتُمْ أُولَاءِ تُحِبُّونَهُمْ وَلَا يُحِبُّونَكُمْ وَتُؤْمِنُونَ بِالْكِتَابِ كُلِّهِ وَإِذَا لَقُوكُمْ قَالُوا آمَنَّا وَإِذَا خَلَوْا عَضُّوا عَلَيْكُمُ الْأَنَامِلَ مِنَ الْغَيْظِ ۚ قُلْ مُوتُوا بِغَيْظِكُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ
Ий мөэминнәр сез кәферләрне, бидеґәтче мөшрикләрне ничек сөясез? Бит алар сезне һич тә сөймиләр. Сез китапларның барчасына да ышанасыз, алар кайберләренә генә ышаналар. Алар сезгә очыраганда без дә ышандык диләр, әгәр аулак урынга җыелсалар, сезгә хөседләнеп һәм сезгә зарар итә алмауларына ачуланып, бармакларын тешлиләр. Әйт: Ачуыгыздан шартлап үлегез, – дип. Аллаһ мөэминнәрнең дә, кәферләрнең дә күңелләрендә булган нәрсәне белә.
إِنْ تَمْسَسْكُمْ حَسَنَةٌ تَسُؤْهُمْ وَإِنْ تُصِبْكُمْ سَيِّئَةٌ يَفْرَحُوا بِهَا ۖ وَإِنْ تَصْبِرُوا وَتَتَّقُوا لَا يَضُرُّكُمْ كَيْدُهُمْ شَيْئًا ۗ إِنَّ اللَّهَ بِمَا يَعْمَلُونَ مُحِيطٌ
Әгәр сезне эшегездә хәерле уңышлар тотса, сезгә килгән шатлык аларның йөзен каралта, әгәр сезгә кайгы килсә, алар аның өчен шатланалар. Ий мөэминнәр, авырлык килгәндә чыдап сабыр итсәгез һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан саклансагыз, динсезләрнең сезгә зарары тимәс. Бит Аллаһ динсезләрнең кылган эшләрен чолгап алучыдыр.
وَإِذْ غَدَوْتَ مِنْ أَهْلِكَ تُبَوِّئُ الْمُؤْمِنِينَ مَقَاعِدَ لِلْقِتَالِ ۗ وَاللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Ий Мухәммәд г-м, өход сугышы көнендә өй әһелеңнән чыгып мөэминнәрне сугыш урыннарына урынлаштырган вакытында, Аллаһ синең догаңны ишетүче вә кәферләрнең эшен белүчедер.
إِذْ هَمَّتْ طَائِفَتَانِ مِنْكُمْ أَنْ تَفْشَلَا وَاللَّهُ وَلِيُّهُمَا ۗ وَعَلَى اللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُؤْمِنُونَ
Сездән ике таифә, сугыштан куркып, кире кайтырга теләделәр, ләкин ул ике таифәнең хуҗасы – Аллаһдыр. Ягъни Аллаһ күңелләренә батырлык салды аннары сугышка катнаштылар. Мөэминнәр һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр, курыкмасыннар!
وَلَقَدْ نَصَرَكُمُ اللَّهُ بِبَدْرٍ وَأَنْتُمْ أَذِلَّةٌ ۖ فَاتَّقُوا اللَّهَ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Ий мөэминнәр, дөреслектә Аллаһ сезгә бәдер сугышында ярдәм бирде, сез аз идегез, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз һәм нигъмәтләренә шөкер итегез!

Choose other languages: