Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #50 Translated in Tatar

يُوسُفُ أَيُّهَا الصِّدِّيقُ أَفْتِنَا فِي سَبْعِ بَقَرَاتٍ سِمَانٍ يَأْكُلُهُنَّ سَبْعٌ عِجَافٌ وَسَبْعِ سُنْبُلَاتٍ خُضْرٍ وَأُخَرَ يَابِسَاتٍ لَعَلِّي أَرْجِعُ إِلَى النَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَعْلَمُونَ
Ий дөрес сөйләүче Йусуф! Син безгә җиде симез сыер хакында җавап бир, ул симез сыерларны җиде арык сыерлар ашый, дәхи җиде яшел башак вә җиде кипкән башак хакында безгә җавап бир? Шаять мин Мысыр халкына кайтып җавабыңны сөйләрмен, шаять алар да кадереңне белеп зинданнан чыгарырлар.
قَالَ تَزْرَعُونَ سَبْعَ سِنِينَ دَأَبًا فَمَا حَصَدْتُمْ فَذَرُوهُ فِي سُنْبُلِهِ إِلَّا قَلِيلًا مِمَّا تَأْكُلُونَ
Йусуф әйтте: Җиде ел тоташтан иген чәчегез, җиде елда уңыш яхшы булыр, алган уңышны сукмыйча башагы вә саламы белән кибәндә сакларсыз, мәгәр үзегез ашар хәтле генә сугып алырсыз.
ثُمَّ يَأْتِي مِنْ بَعْدِ ذَٰلِكَ سَبْعٌ شِدَادٌ يَأْكُلْنَ مَا قَدَّمْتُمْ لَهُنَّ إِلَّا قَلِيلًا مِمَّا تُحْصِنُونَ
Моның соңында җиде ел ачлык еллары килер, уңышлы җиде елда җыйган игенләрегез җиде ачлык елларында ашалып бетәр, мәгәр орлык өчен саклаган аз гына игенләрегез калыр.
ثُمَّ يَأْتِي مِنْ بَعْدِ ذَٰلِكَ عَامٌ فِيهِ يُغَاثُ النَّاسُ وَفِيهِ يَعْصِرُونَ
Соңра ачлык еллардан соң бер ел килер, ул елда яңгырлар явар кешеләргә игенләр вә җимешләр үсәр һәр җәһеттән иркен булыр, җимешләр сыгып, шәрәбләр ясарлар.
وَقَالَ الْمَلِكُ ائْتُونِي بِهِ ۖ فَلَمَّا جَاءَهُ الرَّسُولُ قَالَ ارْجِعْ إِلَىٰ رَبِّكَ فَاسْأَلْهُ مَا بَالُ النِّسْوَةِ اللَّاتِي قَطَّعْنَ أَيْدِيَهُنَّ ۚ إِنَّ رَبِّي بِكَيْدِهِنَّ عَلِيمٌ
Патша әйтте: Ул төш юраучы кешене зинданнан чыгарып миңа китерегез! Чакыручы илче Йусуф янына килгәч, Йусуф илчегә әйтте: Бар патшаңа кайтып әйт, мине күреп кулларын кискән хатынларның миңа карата фикерләрен белсен. Хатынларның хәйләсе вә минем хаксыз рәнҗетелгәнем ачыклансын өчен! Тәхкыйк минем Раббым аларның хәйләләрен белә.

Choose other languages: