Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #129 Translated in Tatar

قَالَ رَبِّ لِمَ حَشَرْتَنِي أَعْمَىٰ وَقَدْ كُنْتُ بَصِيرًا
Сукыр хәлендә кубарылгач әйтте: Йә Рабби мине ни өчен сукыр хәлемдә кубардың, бит мин дөньяда вакытымда күзле идем?
قَالَ كَذَٰلِكَ أَتَتْكَ آيَاتُنَا فَنَسِيتَهَا ۖ وَكَذَٰلِكَ الْيَوْمَ تُنْسَىٰ
Аллаһ әйтер: Әйе, эш син әйткәнчәдер, дөньяда вакытыгызда Без сезгә күз, колак, тел һәм гакыл биргән идек һәм һәрнәрсәне бәян итүче китап иңдергән идек, ләкин сез Безнең аятьләребезне оныттыгыз һич кирәксенмәдегез, Безнең аятьләребезне онытканың кеби, бүген җәһәннәмдә калып онытылырсың.
وَكَذَٰلِكَ نَجْزِي مَنْ أَسْرَفَ وَلَمْ يُؤْمِنْ بِآيَاتِ رَبِّهِ ۚ وَلَعَذَابُ الْآخِرَةِ أَشَدُّ وَأَبْقَىٰ
Нәфесенә ияреп чиктән үтеп киткән һәм Раббысының аятьләренә ышанмаган кешеләргә дә шундый җәза бирәчәкбез, ахирәт ґәзабы, әлбәттә, дөньяныкыннан катырак һәм мәңге калучырак.
أَفَلَمْ يَهْدِ لَهُمْ كَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُمْ مِنَ الْقُرُونِ يَمْشُونَ فِي مَسَاكِنِهِمْ ۗ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ لِأُولِي النُّهَىٰ
Әйә кешеләргә Коръән бәян итмәдеме – әүвәлгеләрдән күпме өммәтне һәлак иттек, бит бүгенге кәферләр Без һәлак иткән кәферләрнең җирләреннән үтеп йөриләр, аларның шулай, Аллаһ ґәзабы белән һәлак булуларында, әлбәттә, гакыл ияләренә зур гыйбрәт бар.
وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِنْ رَبِّكَ لَكَانَ لِزَامًا وَأَجَلٌ مُسَمًّى
Хәзерге кәферләргә ґәзабны кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде һәм кыямәт көне вә һәркем үләчәк көне билгеләнмәгән булса иде, әлбәттә аларга ґәзаб дөньяда лязем булыр иде.

Choose other languages: