Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #14 Translated in Tatar

إِذْ رَأَىٰ نَارًا فَقَالَ لِأَهْلِهِ امْكُثُوا إِنِّي آنَسْتُ نَارًا لَعَلِّي آتِيكُمْ مِنْهَا بِقَبَسٍ أَوْ أَجِدُ عَلَى النَّارِ هُدًى
Хатыны белән юлда барганда караңгы кичтә еракта бер ут күрде, хатынына әйтте: Мин ут күрдем, шул җирдә торыгыз. Шаять мин ул җирдән яктыртучы ут алып килермен, яки анда юл өйрәтүчеләрне табармын. Чөнки алар караңгыда юлларыннан адашкан иделәр.
فَلَمَّا أَتَاهَا نُودِيَ يَا مُوسَىٰ
Ут янына килгәне заманда Аллаһ тарафыннан: Ий Муса, – дип нида кылынды.
إِنِّي أَنَا رَبُّكَ فَاخْلَعْ نَعْلَيْكَ ۖ إِنَّكَ بِالْوَادِ الْمُقَدَّسِ طُوًى
Синең Раббың, әлбәттә, Минмен, башмакларыңны сал, чөнки син Тува исемле мөкатдәс чокырдасың.
وَأَنَا اخْتَرْتُكَ فَاسْتَمِعْ لِمَا يُوحَىٰ
Мин сине пәйгамбәрлеккә ихтыяр кылдым, сиңа вәхий ителмеш сүзләрне ишет!
إِنَّنِي أَنَا اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا أَنَا فَاعْبُدْنِي وَأَقِمِ الصَّلَاةَ لِذِكْرِي
Дөреслектә Мин – Аллаһ, юк коллык кылырга яраклы Илаһә, мәгәр Мин генә, Миңа гына гыйбадәт кыл вә Мине зекер итәр өчен намаз укы!

Choose other languages: