Quran Apps in many lanuages:

Surah Sad Ayahs #70 Translated in Tatar

رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا الْعَزِيزُ الْغَفَّارُ
Ул – Аллаһ җир, күкләрнең вә аларның араларында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, дошманнарын каты ґәзаб кылучы, дусларын гафу итүчедер.
قُلْ هُوَ نَبَأٌ عَظِيمٌ
Син кешеләргә әйт: Ул Коръән бер олугъ хәбәрдер.
أَنْتُمْ عَنْهُ مُعْرِضُونَ
Ләкин сез ул олугъ Коръәннән баш тартучысыз.
مَا كَانَ لِيَ مِنْ عِلْمٍ بِالْمَلَإِ الْأَعْلَىٰ إِذْ يَخْتَصِمُونَ
Фәрештәләрнең Адәм г-м хакында низагълашканнарын белү миңа лязем булмады, мәгәр вәхий аркылы гына белдем.
إِنْ يُوحَىٰ إِلَيَّ إِلَّا أَنَّمَا أَنَا نَذِيرٌ مُبِينٌ
Миңа вәхий булмады Аллаһудан, мәгәр Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештерергә, Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландырырга, Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытырга вәхий ителде.

Choose other languages: