Quran Apps in many lanuages:

Surah Sad Ayahs #37 Translated in Tatar

رُدُّوهَا عَلَيَّ ۖ فَطَفِقَ مَسْحًا بِالسُّوقِ وَالْأَعْنَاقِ
ул атларны миңа китерегез, – диде, атларны китергәч, Сөләйман муеннарыннан һәм аякларыннан сыйпады.
وَلَقَدْ فَتَنَّا سُلَيْمَانَ وَأَلْقَيْنَا عَلَىٰ كُرْسِيِّهِ جَسَدًا ثُمَّ أَنَابَ
Тәхкыйк Без Сөләйманны патшалыгын алмак белән бәлаләндердек, чөнки аның патшалыгы йөзегендә иде, бер кич нәзеген хатыны янына калдырып киттек тә, Сөләйман сурәтендә бер җен йөзекне алып китте, шуның белән Сөләйманның кулыннан патшалык китте. Вә Без аның курсисенә бер гәүдәне яки әлеге йөзекне алган җенне утырттык, соңра Сөләйман тәүбә итте, Аллаһуга кайтты. Ягъни йөзекне кулга төшереп яңадан патша булды.
قَالَ رَبِّ اغْفِرْ لِي وَهَبْ لِي مُلْكًا لَا يَنْبَغِي لِأَحَدٍ مِنْ بَعْدِي ۖ إِنَّكَ أَنْتَ الْوَهَّابُ
Әйтте: Ий Раббым, мине ярлыкагыл, вә миннән соң һичкемгә лаек булмаган олугъ патшалыкны миңа биргел, тәхкыйк Син һәрнәрсәне һибә кылып бирүчесең.
فَسَخَّرْنَا لَهُ الرِّيحَ تَجْرِي بِأَمْرِهِ رُخَاءً حَيْثُ أَصَابَ
Сөләйманга җилне ирекле кылдык, ул җил аның боерыгы белән теләгән җиргә йомшак кына барыр иде.
وَالشَّيَاطِينَ كُلَّ بَنَّاءٍ وَغَوَّاصٍ
Дәхи диңгез төбенә төшеп энҗе-мәрҗән ташларын чыгара торган җеннәрне вә бөек биналар ясый торган җеннәрне аңа буйсындырдык.

Choose other languages: