Quran Apps in many lanuages:

Surah Sad Ayahs #16 Translated in Tatar

كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ وَعَادٌ وَفِرْعَوْنُ ذُو الْأَوْتَادِ
Болардан элек Нух вә Гад кавеме үзләренең пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, Фиргаун үзенә охшамаган кешеләрне тактага кадаклар белән кадаклап үтерер иде.
وَثَمُودُ وَقَوْمُ لُوطٍ وَأَصْحَابُ الْأَيْكَةِ ۚ أُولَٰئِكَ الْأَحْزَابُ
Сәмуд, Лут вә Әйкә кавеме пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, алар пәйгамбәрләре белән сугышучы кәфер гаскәре иделәр.
إِنْ كُلٌّ إِلَّا كَذَّبَ الرُّسُلَ فَحَقَّ عِقَابِ
Ул кавемнәрнең һәр барчалары да пәйгамбәрләрен ялганга тотканнары өчен, дөньяда ук ґәзабыбыз аларга лязем булды.
وَمَا يَنْظُرُ هَٰؤُلَاءِ إِلَّا صَيْحَةً وَاحِدَةً مَا لَهَا مِنْ فَوَاقٍ
Коръәнгә ышанмаучылар көтмәсләр, мәгәр фәрештәнең бер кычкырганын көтәрләр, ул тавышның вакыты җиткәч, һич тә кичектерү булмас.
وَقَالُوا رَبَّنَا عَجِّلْ لَنَا قِطَّنَا قَبْلَ يَوْمِ الْحِسَابِ
Мәккә мөшрикләре мәсхәрә кылып әйттеләр: Ий Раббыбыз, безгә вәгъдә иткән ґәзабыбыздан өлешебезне кыямәттән элек хәзер үк бир дип.

Choose other languages: