Quran Apps in many lanuages:

Surah Saba Ayahs #44 Translated in Tatar

وَيَوْمَ يَحْشُرُهُمْ جَمِيعًا ثُمَّ يَقُولُ لِلْمَلَائِكَةِ أَهَٰؤُلَاءِ إِيَّاكُمْ كَانُوا يَعْبُدُونَ
Без ул мөэминнәрне барчасын кубарырбыз, соңра фәрештәләргә әйтербез: Ий фәрештәләрем, ошбу мөшрикләр сезгә гыйбадәт итәләр идеме?
قَالُوا سُبْحَانَكَ أَنْتَ وَلِيُّنَا مِنْ دُونِهِمْ ۖ بَلْ كَانُوا يَعْبُدُونَ الْجِنَّ ۖ أَكْثَرُهُمْ بِهِمْ مُؤْمِنُونَ
Фәрештәләр әйттеләр: Ий Раббыбыз, без Сине андый кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез, мөшрикләр безнең дустыбыз түгелләр, Син генә безнең дустыбыз, бәлки алар шайтаннарга гыйбадәт кылалар иде, аларның күбрәге шайтаннарның сүзләренә ышана иделәр.
فَالْيَوْمَ لَا يَمْلِكُ بَعْضُكُمْ لِبَعْضٍ نَفْعًا وَلَا ضَرًّا وَنَقُولُ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا ذُوقُوا عَذَابَ النَّارِ الَّتِي كُنْتُمْ بِهَا تُكَذِّبُونَ
Бүген бер-берегезгә шәфәгать һәм файда итә алмассыз, һәм бер-берегезгә зарар да итә алмассыз. Һәм залимнәргә үзегез ялганга тоткан ут ґәзабын татыгыз диярбез.
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ قَالُوا مَا هَٰذَا إِلَّا رَجُلٌ يُرِيدُ أَنْ يَصُدَّكُمْ عَمَّا كَانَ يَعْبُدُ آبَاؤُكُمْ وَقَالُوا مَا هَٰذَا إِلَّا إِفْكٌ مُفْتَرًى ۚ وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلْحَقِّ لَمَّا جَاءَهُمْ إِنْ هَٰذَا إِلَّا سِحْرٌ مُبِينٌ
Мөшрикләр Безнең дөреслекне бәян итүче аятьләребез укылса, әйттеләр: Бу Мухәммәд һичкем түгел, мәгәр аталарыгыз гыйбадәт кыла килгән сынымлардан сезне туктатырга теләүчедер. Янә әйттеләр: Ошбу Коръән Аллаһ сүзе дип Аллаһуга ифтира ителгән Мухәммәд г-мнең сүзе генә, – дип. Кәферләргә Аллаһудан хак булган Коръән килгәч, ошбу Коръән ачык сихердән башка нәрсә түгел диделәр.
وَمَا آتَيْنَاهُمْ مِنْ كُتُبٍ يَدْرُسُونَهَا ۖ وَمَا أَرْسَلْنَا إِلَيْهِمْ قَبْلَكَ مِنْ نَذِيرٍ
Без мөшрикләргә синнән элек бер китап та бирмәдек, биргән булсак ул китапны укып Аллаһудан башканы Илаһә тотуның батыл эш икәнлеген белер иделәр, һәм Без аларга синнән элек пәйгамбәр дә җибәрмәдек, җибәргән булсак аларны ґәзаб белен куркыткан булыр иде.

Choose other languages: