Quran Apps in many lanuages:

Surah Qaf Ayahs #28 Translated in Tatar

أَلْقِيَا فِي جَهَنَّمَ كُلَّ كَفَّارٍ عَنِيدٍ
Җәһәннәмгә салыгыз һәрбер хакка каршы торучы фәсыйк кәферне.
مَنَّاعٍ لِلْخَيْرِ مُعْتَدٍ مُرِيبٍ
Өстенә йөкләтелгән фарыз, ваҗеб эшләрдән тыелучыны вә. Коръәннән шикләнеп чиктән үтүче залимне.
الَّذِي جَعَلَ مَعَ اللَّهِ إِلَٰهًا آخَرَ فَأَلْقِيَاهُ فِي الْعَذَابِ الشَّدِيدِ
Аллаһудан башканы Илаһә тотучы мөшрикне салыгыз каты ґәзабка!
قَالَ قَرِينُهُ رَبَّنَا مَا أَطْغَيْتُهُ وَلَٰكِنْ كَانَ فِي ضَلَالٍ بَعِيدٍ
Ґәзабка салынган кешенең юлдаш шайтаны әйтер: Ий Раббыбыз, ул кешене мин аздырмадым, ләкин ул үзе хактан ерак адашкан иде, – дип.
قَالَ لَا تَخْتَصِمُوا لَدَيَّ وَقَدْ قَدَّمْتُ إِلَيْكُمْ بِالْوَعِيدِ
Аллаһ әйтер: Минем алдымда дәгъвәләшмәгез, тәхкыйк Мин сезгә дөньяда ошбу җәһәннәм белән куркытучы китап вә рәсүлләр җибәрдем.

Choose other languages: