Quran Apps in many lanuages:

Surah Nooh Ayahs #6 Translated in Tatar

قَالَ يَا قَوْمِ إِنِّي لَكُمْ نَذِيرٌ مُبِينٌ
Нух әйтте: Ий кавемем, тәхкыйк мин сезгә җибәрелгән Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучы пәйгамбәрмен.
أَنِ اعْبُدُوا اللَّهَ وَاتَّقُوهُ وَأَطِيعُونِ
Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз һәм дә миңа итагать итегез, дип боерамын.
يَغْفِرْ لَكُمْ مِنْ ذُنُوبِكُمْ وَيُؤَخِّرْكُمْ إِلَىٰ أَجَلٍ مُسَمًّى ۚ إِنَّ أَجَلَ اللَّهِ إِذَا جَاءَ لَا يُؤَخَّرُ ۖ لَوْ كُنْتُمْ تَعْلَمُونَ
Әгәр минем боерыкны кабул итеп тәүбә итсәгез, ислам динен кабул итеп мөселман булсагыз, Аллаһ гөнаһларыгызны ярлыкар һәм сезне яшәтер билгеләнгән әҗәлегезгә чаклы. Тәхкыйк Аллаһ билгеләгән әҗәл әгәр килсә һич кичектерелмәс. Әгәр шуны белсәгез!
قَالَ رَبِّ إِنِّي دَعَوْتُ قَوْمِي لَيْلًا وَنَهَارًا
Нух әйтте: Ий Раббым, кавемемне ислам диненә кичләрдә дә вә көндезләрдә дә чакырдым.
فَلَمْ يَزِدْهُمْ دُعَائِي إِلَّا فِرَارًا
Минем чакыруым аларга арттырмады, мәгәр хактан, ислам диненнән качуны гына арттырды.

Choose other languages: