Quran Apps in many lanuages:

Surah Maryam Ayahs #67 Translated in Tatar

تِلْكَ الْجَنَّةُ الَّتِي نُورِثُ مِنْ عِبَادِنَا مَنْ كَانَ تَقِيًّا
Колларыбызның тәкъваларын ошбу җәннәткә варис итәрбез.
وَمَا نَتَنَزَّلُ إِلَّا بِأَمْرِ رَبِّكَ ۖ لَهُ مَا بَيْنَ أَيْدِينَا وَمَا خَلْفَنَا وَمَا بَيْنَ ذَٰلِكَ ۚ وَمَا كَانَ رَبُّكَ نَسِيًّا
Җәбраил г-м әйтте: Мин вәхий белән үз белдегем илә теләсәм кайчан иңмәмен, мәгәр ий Мухәммәд г-м Раббыңның әмере белән генә иңәрмен. Ягъни Мухәммәд г-м бер сорауга җавапны иртәгә бирермен дигән, ләкин Аллаһ теләсә димәгән. Шуның өчен Җәбраил г-м ике атна килми торган. Алдыбызда булган нәрсәләр вә артыбызда булган нәрсәләр һәм шул ике арада булган нәрсәләр һәрбер хәлләр фәкать Аллаһуга хас. Ий Мухәммәд, Раббың сине онытыр булмады.
رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا فَاعْبُدْهُ وَاصْطَبِرْ لِعِبَادَتِهِ ۚ هَلْ تَعْلَمُ لَهُ سَمِيًّا
Ул – Аллаһ җир вә күкләр вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысы, Аңа гыйбадәт кыл һәм Аның гыйбадәтенә сабыр ит, чыда! Әйә син беләсеңме Аллаһ белән бер исемнәрдә булган берәр затның барлыгын? Әлбәттә юк!
وَيَقُولُ الْإِنْسَانُ أَإِذَا مَا مِتُّ لَسَوْفَ أُخْرَجُ حَيًّا
Кабердән терелеп кубарылачакны инкяр иткән ахмак әйтер: Үлеп күмелеп черегәннән соң яңадан терелеп кабердән чыгармынмы?
أَوَلَا يَذْكُرُ الْإِنْسَانُ أَنَّا خَلَقْنَاهُ مِنْ قَبْلُ وَلَمْ يَكُ شَيْئًا
Әйә ул кеше уйлап карамыймы? Моннан элек Без аны халык кылдык, ул вакытта ул һич нәрсә түгел иде, шуны белмиме?

Choose other languages: