Quran Apps in many lanuages:

Surah Ibrahim Ayahs #30 Translated in Tatar

وَمَثَلُ كَلِمَةٍ خَبِيثَةٍ كَشَجَرَةٍ خَبِيثَةٍ اجْتُثَّتْ مِنْ فَوْقِ الْأَرْضِ مَا لَهَا مِنْ قَرَارٍ
Вә диндә дәлилсез ялган сүзнең мисалы: тамыры белән чыгарып җир өстенә ташланган һичбер нәрсәгә яраксыз начар агач кеби ки, һичнәрсә бирми, батыл дин дә шундыйдыр.
يُثَبِّتُ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا بِالْقَوْلِ الثَّابِتِ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ ۖ وَيُضِلُّ اللَّهُ الظَّالِمِينَ ۚ وَيَفْعَلُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ
Иман китереп хак диндә булган кешеләрне Аллаһ дөньяда вә ахирәттә дәлил белән сабит булган Лә Илаһә Илләллаһ сүзенә беркетер, әмма иман китермәгән залимләрне Аллаһ адаштырыр, Аллаһ теләгән эшне кылыр.
أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ بَدَّلُوا نِعْمَتَ اللَّهِ كُفْرًا وَأَحَلُّوا قَوْمَهُمْ دَارَ الْبَوَارِ
Күрәсеңме явыз кешеләрне, Аллаһ биргән ислам динен көфергә алыштыралар, ягъни исламны кабул итмиләр, җәһәннәмгә алып бара торган батыл динне кабул итәләр, вә үзләренә ияргән каумләрен һәлакәтлек йортына салдылар.
جَهَنَّمَ يَصْلَوْنَهَا ۖ وَبِئْسَ الْقَرَارُ
Ул йорт җәһәннәмдер, анда керерләр, ни яман урын ул җәһәннәм.
وَجَعَلُوا لِلَّهِ أَنْدَادًا لِيُضِلُّوا عَنْ سَبِيلِهِ ۗ قُلْ تَمَتَّعُوا فَإِنَّ مَصِيرَكُمْ إِلَى النَّارِ
Ул мөшрикләр, кешеләрне хак юлдан адаштырыр өчен Аллаһуга тиңдәшләр ясадылар. Аларга әйт: Хәзер файдаланып калыгыз, теләгәнчә кыланыгыз, чөнки ни кылансагыз да кайтачак урыныгыз җәһәннәм, аңда теләгәнегезне кыла алмассыз.

Choose other languages: