Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #92 Translated in Tatar

قَالَ يَا قَوْمِ أَرَأَيْتُمْ إِنْ كُنْتُ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِنْ رَبِّي وَرَزَقَنِي مِنْهُ رِزْقًا حَسَنًا ۚ وَمَا أُرِيدُ أَنْ أُخَالِفَكُمْ إِلَىٰ مَا أَنْهَاكُمْ عَنْهُ ۚ إِنْ أُرِيدُ إِلَّا الْإِصْلَاحَ مَا اسْتَطَعْتُ ۚ وَمَا تَوْفِيقِي إِلَّا بِاللَّهِ ۚ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ وَإِلَيْهِ أُنِيبُ
Әйтте: Ий каумем, уйлап карагыз, әгәр мин Раббымнан көчле дәлилләр белән килгән булсам һәм мине үзеннән яхшы ризык белән ризыкландырса вә мин сезне нәрсәләрдән тыйсам, ул нәрсәләрне үзем эшләргә теләмим, мин сезгә һичнәрсә теләмим, мәгәр көчем җиткән хәтле эшегезне хак юлга салырга телим, сезне ислах кылуда миңа уңышка ирешмәк юк, инсаф белән Аңа кайтамын.
وَيَا قَوْمِ لَا يَجْرِمَنَّكُمْ شِقَاقِي أَنْ يُصِيبَكُمْ مِثْلُ مَا أَصَابَ قَوْمَ نُوحٍ أَوْ قَوْمَ هُودٍ أَوْ قَوْمَ صَالِحٍ ۚ وَمَا قَوْمُ لُوطٍ مِنْكُمْ بِبَعِيدٍ
Ий каумем, миңа карышмагыз, миңа карышуыгыз Нух кауменә, яки Һуд кауменә, яки Салих кауменә ирешкән ґәзаб кеби ґәзаб ирешүгә сәбәп булмасын! Бит Лут кауменең һәлакәте сездән ерак түгел, сакланыгыз!
وَاسْتَغْفِرُوا رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوا إِلَيْهِ ۚ إِنَّ رَبِّي رَحِيمٌ وَدُودٌ
Раббыгыздан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк минем Раббым тәүбә итеп төзәлүчеләргә шәфкатьле вә аларны сөюче.
قَالُوا يَا شُعَيْبُ مَا نَفْقَهُ كَثِيرًا مِمَّا تَقُولُ وَإِنَّا لَنَرَاكَ فِينَا ضَعِيفًا ۖ وَلَوْلَا رَهْطُكَ لَرَجَمْنَاكَ ۖ وَمَا أَنْتَ عَلَيْنَا بِعَزِيزٍ
Кауме әйттеләр: Ий Шөґәеб, син сөйләгән сүзләрнең күбрәген аңламыйбыз һәм арабызда сине бик зәгыйфь күрәбез, әгәр синең иман китергән иярченнәрең булмаса иде, без сине ташлар белән бәреп үтерер идек вә синең безгә көчең җитә торган түгел.
قَالَ يَا قَوْمِ أَرَهْطِي أَعَزُّ عَلَيْكُمْ مِنَ اللَّهِ وَاتَّخَذْتُمُوهُ وَرَاءَكُمْ ظِهْرِيًّا ۖ إِنَّ رَبِّي بِمَا تَعْمَلُونَ مُحِيطٌ
Шөґәеб әйтте: Ий каумем, миңа ияргән мөэминнәр хәтере өчен Аллаһ әмерләрен артыгызга куясыз. Тәхкыйк минем Раббым сез кылган эшләрне белүче вә үзегезне чолгап алучы.

Choose other languages: