Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #81 Translated in Tatar

وَلَمَّا جَاءَتْ رُسُلُنَا لُوطًا سِيءَ بِهِمْ وَضَاقَ بِهِمْ ذَرْعًا وَقَالَ هَٰذَا يَوْمٌ عَصِيبٌ
Илче фәрештәләребез Лут хозурына килгәч, Лут фәрештәләр хакында кайгыга калды, чөнки фәрештәләр бик чибәр егетләр кыяфәтендә килделәр. Лут аларның фәрештә икәнлекләрен белмәде, хәтта алар хакында күкрәге кысылды, күңеле сынды вә әйтте: Бу көн авыр көн, ни булыр инде. Лутның бер явыз хатыны: Лутка бик чибәр кунак егетләре килде, барып файдаланыгыз, – дип залимнәр арасына хәбәр таратты.
وَجَاءَهُ قَوْمُهُ يُهْرَعُونَ إِلَيْهِ وَمِنْ قَبْلُ كَانُوا يَعْمَلُونَ السَّيِّئَاتِ ۚ قَالَ يَا قَوْمِ هَٰؤُلَاءِ بَنَاتِي هُنَّ أَطْهَرُ لَكُمْ ۖ فَاتَّقُوا اللَّهَ وَلَا تُخْزُونِ فِي ضَيْفِي ۖ أَلَيْسَ مِنْكُمْ رَجُلٌ رَشِيدٌ
Әлеге азган халык Лут өенә йөгерешеп килделәр, моннан элек тә алар яман эшләрне кылдылар. Аларның яман эшләре шул: яшь егетләрне кызлар итеп кулланырлар иде. Лутның кунаклары янына йөгерешеп килүләре дә шуның өчен иде. Лут аларга әйтте: Ий каумем, менә минем сезгә кызларым, никахлап алыгыз да, якынлык кылыгыз, алар сезне гөнаһтан пакьләрдер. Аллаһудан куркыгыз, хәләл бар чагында хәрамнан сакланыгыз, мине кунакларым хакында рисвай кылмагыз! Әйә сезнең арагызда бу яман эшнең кабахәтлеген белүче бер ир юкмы? Әгәр арагызда гакыллы ир булса, сезне бу эштән тыяр иде.
قَالُوا لَقَدْ عَلِمْتَ مَا لَنَا فِي بَنَاتِكَ مِنْ حَقٍّ وَإِنَّكَ لَتَعْلَمُ مَا نُرِيدُ
Әйттеләр: Ий Лут, үзең беләсең, синең кызларында безнең хәҗәтебез юк, дәхи безнең нәрсә теләгәнебезне дә беләсең ки, без синең кунакларыңны телибез.
قَالَ لَوْ أَنَّ لِي بِكُمْ قُوَّةً أَوْ آوِي إِلَىٰ رُكْنٍ شَدِيدٍ
Лут әйтте: Әгәр минем сезгә куәтем җитсә иде, яки бер куәтле җәмәгатькә мөрәҗәгать итәргә көчем булса иде, әлбәттә, мин сезне ни эшләргә белер идем.
قَالُوا يَا لُوطُ إِنَّا رُسُلُ رَبِّكَ لَنْ يَصِلُوا إِلَيْكَ ۖ فَأَسْرِ بِأَهْلِكَ بِقِطْعٍ مِنَ اللَّيْلِ وَلَا يَلْتَفِتْ مِنْكُمْ أَحَدٌ إِلَّا امْرَأَتَكَ ۖ إِنَّهُ مُصِيبُهَا مَا أَصَابَهُمْ ۚ إِنَّ مَوْعِدَهُمُ الصُّبْحُ ۚ أَلَيْسَ الصُّبْحُ بِقَرِيبٍ
Фәрештәләр әйттеләр: Ий Лут, без Раббыңның илчеләребез, каумең сиңа һич зарар кыла алмас, син кичнең бер вакытыңда өй җәмәгатеңне алып чыгып кит, сездән һичберегез аерылып калмасын, мәгәр залимнәр ягына авышкан хатыныңны алып чыкма, тәхкыйк кәферләргә килә торган ґәзаб хатыныңа да ирешер. Дөреслектә бу кәферләрнең ґәзаб кылынырга вәгъдәләре таң вакытыдыр, әйә таң якын түгелме? Җәбраил г-м шәһәрләрен канаты белән күтәреп, аннары әйләндереп җиргә ташлады, һәммәсе һәлак булдылар.

Choose other languages: