Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #54 Translated in Tatar

وَإِلَىٰ عَادٍ أَخَاهُمْ هُودًا ۚ قَالَ يَا قَوْمِ اعْبُدُوا اللَّهَ مَا لَكُمْ مِنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُ ۖ إِنْ أَنْتُمْ إِلَّا مُفْتَرُونَ
Гад кауменә кардәшләре Һудны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Һуд әйтте: Ий каумем Аллаһуга итагать итегез, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Сезгә Аңардан башка һич Илаһә юк. Сез хак эшне эшләүче түгел, мәгәр Аллаһуга ялганны ифтира кылучыларсыз.
يَا قَوْمِ لَا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ أَجْرًا ۖ إِنْ أَجْرِيَ إِلَّا عَلَى الَّذِي فَطَرَنِي ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Ий каумем, сезгә ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем эшемнең әҗере үземне юктан бар итүче. Аллаһу тәгалә кулында. Шуны да аңламыйсызмы? Ягъни Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз да әҗерне дә Аңардан гына сорагыз!
وَيَا قَوْمِ اسْتَغْفِرُوا رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوا إِلَيْهِ يُرْسِلِ السَّمَاءَ عَلَيْكُمْ مِدْرَارًا وَيَزِدْكُمْ قُوَّةً إِلَىٰ قُوَّتِكُمْ وَلَا تَتَوَلَّوْا مُجْرِمِينَ
Ий каумем, Аллаһудан ярлыкавын сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз, шулай булсагыз Аллаһ сезгә бер-бер артлы яңгыр яудырыр вә куәтегез өстенә куәтегезне арттырыр, кәфер булып иманнан качмагыз!
قَالُوا يَا هُودُ مَا جِئْتَنَا بِبَيِّنَةٍ وَمَا نَحْنُ بِتَارِكِي آلِهَتِنَا عَنْ قَوْلِكَ وَمَا نَحْنُ لَكَ بِمُؤْمِنِينَ
Кауме әйтте: Ий Һуд, син безгә пәйгамбәрлегеңә дәлил вә могҗиза китермәдең, синең сүзеңә карап без үзебезнең сынымнарыбызны ташлаучылар түгелбез һәм сиңа ышанучы да түгелбез.
إِنْ نَقُولُ إِلَّا اعْتَرَاكَ بَعْضُ آلِهَتِنَا بِسُوءٍ ۗ قَالَ إِنِّي أُشْهِدُ اللَّهَ وَاشْهَدُوا أَنِّي بَرِيءٌ مِمَّا تُشْرِكُونَ
Ий Һуд, без сиңа шуны әйтәбез: Син безнең сынымнарыбызга сүз тидергәнсең дә, аларның бәгъзесеннән сиңа зарар ирешеп, дивана булгансың, шуңа күрә юк-бар сүзләрне сөйлисең. Һуд әйтте: Тәхкыйк мин сезгә Аллаһуны шаһит кыламын, сез дә шаһит булыгыз, мин әлбәттә, сезнең Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегездән бизүчемен.

Choose other languages: