Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #22 Translated in Tatar

وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا ۚ أُولَٰئِكَ يُعْرَضُونَ عَلَىٰ رَبِّهِمْ وَيَقُولُ الْأَشْهَادُ هَٰؤُلَاءِ الَّذِينَ كَذَبُوا عَلَىٰ رَبِّهِمْ ۚ أَلَا لَعْنَةُ اللَّهِ عَلَى الظَّالِمِينَ
Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Ул залимнәр кыямәт көндә хөкемгә Раббыларына китерелерләр вә аларга шаһит булган пәйгамбәрләр әйтерләр: Без аларга Аллаһ хөкемнәрен ирештердек, менә шул кешеләр Раббиларына ялганны ифтира кылдылар, Аллаһуның тиңдәше вә баласы бар дип. Әгаһ булыгыз, Аллаһуның ләгънәте галимнәргәдер.
الَّذِينَ يَصُدُّونَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ وَيَبْغُونَهَا عِوَجًا وَهُمْ بِالْآخِرَةِ هُمْ كَافِرُونَ
Ул залимнәр кешеләрне Аллаһ юлыннан тыярлар вә Ислам динен загыйфьләтергә тырышырлар, алар ахирәтне инкяр итүче бик яман кешеләр. (Әгаһ булыгыз, без хәзер әнә шундый залимнәр арасында яшибез. Кем Коръәнгә каршы сөйли, яки кем Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарга тыгызлана – шулар залимнәр. Аларга дус булган кеше дә залим була, сакланыгыз!)
أُولَٰئِكَ لَمْ يَكُونُوا مُعْجِزِينَ فِي الْأَرْضِ وَمَا كَانَ لَهُمْ مِنْ دُونِ اللَّهِ مِنْ أَوْلِيَاءَ ۘ يُضَاعَفُ لَهُمُ الْعَذَابُ ۚ مَا كَانُوا يَسْتَطِيعُونَ السَّمْعَ وَمَا كَانُوا يُبْصِرُونَ
Ул залимнәр җирдә Аллаһуга каршы эш кылып, яки качып Аллаһуны гаҗиз кыла алмаслар, Аллаһудан башка аларга ярдәмче, дуслар булмас. Аларга ґәзаб ике өлеш бирелер, чөнки алар Аллаһ сүзләренә колак салмадылар һәм Аллаһ эшләренә һич карамадылар.
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ خَسِرُوا أَنْفُسَهُمْ وَضَلَّ عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَفْتَرُونَ
Алар үзләрен үзләре һәлак иттеләр, һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре алардан качты, күзләренә күренмәде.
لَا جَرَمَ أَنَّهُمْ فِي الْآخِرَةِ هُمُ الْأَخْسَرُونَ
Шик юк, алар ахирәттә, әлбәттә, һәлак булучылар.

Choose other languages: