Quran Apps in many lanuages:

Surah Ghafir Ayahs #11 Translated in Tatar

الَّذِينَ يَحْمِلُونَ الْعَرْشَ وَمَنْ حَوْلَهُ يُسَبِّحُونَ بِحَمْدِ رَبِّهِمْ وَيُؤْمِنُونَ بِهِ وَيَسْتَغْفِرُونَ لِلَّذِينَ آمَنُوا رَبَّنَا وَسِعْتَ كُلَّ شَيْءٍ رَحْمَةً وَعِلْمًا فَاغْفِرْ لِلَّذِينَ تَابُوا وَاتَّبَعُوا سَبِيلَكَ وَقِهِمْ عَذَابَ الْجَحِيمِ
Ґәрешне күтәрүче фәрештәләр вә Ґәреш әйләнәсендә булган фәрештәләр, һәрвакыт Раббыларын мактап тәсбихләр әйтерләр һәм Аллаһуга ышанырлар, вә тәүбә итеп төзәлеп Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһудан ярлыкау сорарлар һәм әйтерләр: Ий Раббыбыз, Синең рәхмәтең вә Синең белемең һәрнәрсәне сыйдырды, тәүбә итеп Синең юлыңа кергән, ягъни Коръән юлына кергән бәндәләреңне ярлыка һәм аларны җәһәннәм ґәзабыннан сакла!
رَبَّنَا وَأَدْخِلْهُمْ جَنَّاتِ عَدْنٍ الَّتِي وَعَدْتَهُمْ وَمَنْ صَلَحَ مِنْ آبَائِهِمْ وَأَزْوَاجِهِمْ وَذُرِّيَّاتِهِمْ ۚ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Ий Раббыбыз, вәгъдә кылган Ґәден исемле җәннәткә аларны керегез, янә алар белән бергә Ислам динен дөрес тоткан ата-аналарын вә хатыннарын һәм Коръән белән гамәл кылган балаларын да кереткел! Син, әлбәттә, һәр эштә галип вә һәр эшне хикмәт белән эшлисең.
وَقِهِمُ السَّيِّئَاتِ ۚ وَمَنْ تَقِ السَّيِّئَاتِ يَوْمَئِذٍ فَقَدْ رَحِمْتَهُ ۚ وَذَٰلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
Аларны дөньяда чакларында явыз эшләрдән сакла, берәүне Син дөньяда явызлыктан сакласаң, тәхкыйк Син аңа ахирәттә рәхмәт кылдың. Ий Раббыбыз, Син берәүне дөньяда явызлыктан саклап та ахирәттә җәннәтле итсәң, бу эш олугъ изге теләккә ирешмәктер.
إِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا يُنَادَوْنَ لَمَقْتُ اللَّهِ أَكْبَرُ مِنْ مَقْتِكُمْ أَنْفُسَكُمْ إِذْ تُدْعَوْنَ إِلَى الْإِيمَانِ فَتَكْفُرُونَ
Җәһәннәмгә кергән кәферләргә фәрештәләр кычкырырлар, ий кәферләр, Аллаһуның сезгә ачулануы һәм сезне ґәзаб кылуы, сезнең үз-үзегезгә ачулануыгыздан катырактыр, чөнки сез иман китерергә һәм исламны кабул итәргә чакырылдыгыз, ләкин сез тәкәбберләндегез һәм инкяр иттегез. Шул вакытта алар үзләрен шелтә итәрләр вә ник иман китермәдек, дип, үзләренә ачуланырлар.
قَالُوا رَبَّنَا أَمَتَّنَا اثْنَتَيْنِ وَأَحْيَيْتَنَا اثْنَتَيْنِ فَاعْتَرَفْنَا بِذُنُوبِنَا فَهَلْ إِلَىٰ خُرُوجٍ مِنْ سَبِيلٍ
Кәферләр әйтерләр: Ий Раббыбыз, Син безне ике мәртәбә үтердең, ике мәртәбә тергездең, хәзер инде гөнаһларыбызны вә иманны, хакны инкяр иткәнлегебезне үзебез дә белдек, инде безгә кире дөньяга кайтырга юл бармы, Аллаһуга итагать итеп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылыр идек, – дип.

Choose other languages: