Quran Apps in many lanuages:

Surah Ghafir Ayahs #53 Translated in Tatar

وَقَالَ الَّذِينَ فِي النَّارِ لِخَزَنَةِ جَهَنَّمَ ادْعُوا رَبَّكُمْ يُخَفِّفْ عَنَّا يَوْمًا مِنَ الْعَذَابِ
Ут эчендә торучы кәферләр җәһәннәм сакчыларына әйтерләр: Ий сакчылар, безнең өчен Раббыгызга дога кылыгыз, безнең ґәзабыбызны бер генә көнгә булса да җиңеләйтмәс микән.
قَالُوا أَوَلَمْ تَكُ تَأْتِيكُمْ رُسُلُكُمْ بِالْبَيِّنَاتِ ۖ قَالُوا بَلَىٰ ۚ قَالُوا فَادْعُوا ۗ وَمَا دُعَاءُ الْكَافِرِينَ إِلَّا فِي ضَلَالٍ
Сакчылар әйттеләр: Әйә сезгә хак динне ачык итеп бәян кылучы вә бүгенге ґәзабыгыз белән хәбәр бирүче пәйгамбәрләр килмәдеме? Алар әйттеләр: Һәрнәрсәдән хәбәр бирүче пәйгамбәрләр килделәр, ләкин без аларны ялганга тоттык, – дип. Сакчылар әйтерләр: Без сезгә шәфәгать итүче түгелбез, үзегез Раббыгызга дога кылыгыз, – дип. Аллаһ: Кәферләрнең догалары да адашмакта, һич кабул булмас, – дияр.
إِنَّا لَنَنْصُرُ رُسُلَنَا وَالَّذِينَ آمَنُوا فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَيَوْمَ يَقُومُ الْأَشْهَادُ
Без пәйгамбәрләребезгә һәр Коръән белән гамәл кылучы мөэмин бәндәләребезгә дөньяда һәм ахирәттә шаһитлар җыелган көндә ярдәм бирәчәкбез.
يَوْمَ لَا يَنْفَعُ الظَّالِمِينَ مَعْذِرَتُهُمْ ۖ وَلَهُمُ اللَّعْنَةُ وَلَهُمْ سُوءُ الدَّارِ
Ул көндә залимнәргә ґәзабтан котылу өчен ґөзер күрсәтүләре һич файда бирмәс, аларгадыр ләгънәт, һәм аларга бик яман урын булыр.
وَلَقَدْ آتَيْنَا مُوسَى الْهُدَىٰ وَأَوْرَثْنَا بَنِي إِسْرَائِيلَ الْكِتَابَ
Тәхкыйк Без Мусага Тәүрат һәм могъҗизалар бирдек, вә Мусадан соң Ягькуб балаларын Тәүратка варис кылдык.

Choose other languages: