Quran Apps in many lanuages:

Surah Fussilat Ayahs #38 Translated in Tatar

وَلَا تَسْتَوِي الْحَسَنَةُ وَلَا السَّيِّئَةُ ۚ ادْفَعْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ فَإِذَا الَّذِي بَيْنَكَ وَبَيْنَهُ عَدَاوَةٌ كَأَنَّهُ وَلِيٌّ حَمِيمٌ
Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкка файда һәм сәваб бар, явызлыкка зарар һәм ґәзаб бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык илә кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына карты һәрвакыт изгелек ит, соңра ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз.
وَمَا يُلَقَّاهَا إِلَّا الَّذِينَ صَبَرُوا وَمَا يُلَقَّاهَا إِلَّا ذُو حَظٍّ عَظِيمٍ
Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабырлы мөэминнәр генә эшли алырлар, вә явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олугъ бәхетле кешегә генә бирелер.
وَإِمَّا يَنْزَغَنَّكَ مِنَ الشَّيْطَانِ نَزْغٌ فَاسْتَعِذْ بِاللَّهِ ۖ إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Әгәр явызлык итүчегә изгелек итәргә шайтан сиңа ирек бирмәсә, шайтанның шәреннән Аллаһуга сыгын, Ул сине шайтан вәсвәсәсеннән саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың. Бит Ул – Аллаһ ишетүче вә белүчедер.
وَمِنْ آيَاتِهِ اللَّيْلُ وَالنَّهَارُ وَالشَّمْسُ وَالْقَمَرُ ۚ لَا تَسْجُدُوا لِلشَّمْسِ وَلَا لِلْقَمَرِ وَاسْجُدُوا لِلَّهِ الَّذِي خَلَقَهُنَّ إِنْ كُنْتُمْ إِيَّاهُ تَعْبُدُونَ
Төннең вә көннең яратылышы, кояш вә айның төзелеше һәм хәрәкәтләре Аллаһуның кодрәтенә вә берлегенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, ий кешеләр, кояшка вә айга сәҗдә кылмагыз, чөнки алар да сезнең кеби мәхлукләрдер, бәлки барча нәрсәне халык кылучы Аллаһуга сәҗдә кылыгыз, әгәр сез Аллаһуга гына гыйбадәт итә торган булсагыз?
فَإِنِ اسْتَكْبَرُوا فَالَّذِينَ عِنْدَ رَبِّكَ يُسَبِّحُونَ لَهُ بِاللَّيْلِ وَالنَّهَارِ وَهُمْ لَا يَسْأَمُونَ ۩
Әгәр кире кешеләр Аллаһуга гыйбадәт кылырга тәкәбберләнсәләр, алар өчен кайгырма, Раббың хозурында булган хөрмәтле фәрештәләр вә Аллаһуның рәхмәтенә якын булган мөэминнәр көндезләрен вә кичәләрен Аңа тәсбихләр әйтәләр, алар тәсбих әйтүдән һич тә арымаслар.

Choose other languages: