Quran Apps in many lanuages:

Surah Az-Zukhruf Ayahs #56 Translated in Tatar

أَمْ أَنَا خَيْرٌ مِنْ هَٰذَا الَّذِي هُوَ مَهِينٌ وَلَا يَكَادُ يُبِينُ
Әйә минме хәерлерәк ошбу Мусадан ки, ул кулыннан һични килми торган зәгыйфьтер вә сүзендә аңлата алмый торган загыйфь телледер.
فَلَوْلَا أُلْقِيَ عَلَيْهِ أَسْوِرَةٌ مِنْ ذَهَبٍ أَوْ جَاءَ مَعَهُ الْمَلَائِكَةُ مُقْتَرِنِينَ
Әгәр ул хак пәйгамбәр булса, Раббысы тарафыннан алтын беләзекләр бирелгән булыр иде, яки аның белән бергә аның пәйгамбәрлек эшен дөресләүче вә аңа ярдәм бирүче фәрештәләр килер иде, – диде.
فَاسْتَخَفَّ قَوْمَهُ فَأَطَاعُوهُ ۚ إِنَّهُمْ كَانُوا قَوْمًا فَاسِقِينَ
Фиргаун әнә шундый сүзләр белән кавемен алдады, кавеме аңа итагать иттеләр. Тәхкыйк алар Аллаһуга вә расүлгә каршы барып бик яман фәсыйк кавем булдылар.
فَلَمَّا آسَفُونَا انْتَقَمْنَا مِنْهُمْ فَأَغْرَقْنَاهُمْ أَجْمَعِينَ
Кайчан Безне алар ачуландырдылар, Без алардан үчебезне алдык, барчасын суга батырып һәлак иттек.
فَجَعَلْنَاهُمْ سَلَفًا وَمَثَلًا لِلْآخِرِينَ
Шулай итеп аларның хәлен кыямәткә чаклы гыйбрәт итеп калдырдык, вә мисал кылдык ки, аларча булудан куркып сакланалар.

Choose other languages: