Quran Apps in many lanuages:

Surah Az-Zukhruf Ayahs #41 Translated in Tatar

وَإِنَّهُمْ لَيَصُدُّونَهُمْ عَنِ السَّبِيلِ وَيَحْسَبُونَ أَنَّهُمْ مُهْتَدُونَ
Ул шайтаннар, үзләренә ияргән кешеләрне Коръән юлына керүдән тыярлар, бидеґәт гамәлләр белән батыл дингә адашу юлына алып керерләр, шулай булса да ул кешеләр без хак юлдабыз дип зан кылырлар.
حَتَّىٰ إِذَا جَاءَنَا قَالَ يَا لَيْتَ بَيْنِي وَبَيْنَكَ بُعْدَ الْمَشْرِقَيْنِ فَبِئْسَ الْقَرِينُ
Шайтанга ияреп хактан адашкан кеше шайтан белән кыямәт көнне Безнең хозурымызга килсәләр, ул кеше шайтан дустына әйтер: Ий иптәш икебезнең арабыз мәшрийкъ илә мәгъриб арасы кадәр булсачы, ни явыз ибдәш булгансың син миңа, – дип.
وَلَنْ يَنْفَعَكُمُ الْيَوْمَ إِذْ ظَلَمْتُمْ أَنَّكُمْ فِي الْعَذَابِ مُشْتَرِكُونَ
Аллаһ әйтер: Ий бер-берегезне аздыручы дуслар, бүген сезгә үкенүегез файда бирмидер, чөнки дөньяда Аллаһуга каршы барып, үзегезгә золым иттегез, сез ґәзабта әлбәттә уртаксыз.
أَفَأَنْتَ تُسْمِعُ الصُّمَّ أَوْ تَهْدِي الْعُمْيَ وَمَنْ كَانَ فِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Әйә син саңгырау кешегә хак сүзне көчләп ишеттерә алырсыңмы? Яки сукырны көчләп туры юлга кертә алырсыңмы? Яки ачык хактан нык адашкан кешене туры юлга күндерә алырсыңмы?
فَإِمَّا نَذْهَبَنَّ بِكَ فَإِنَّا مِنْهُمْ مُنْتَقِمُونَ
Әгәр ґәзаб тиешле булган кавемеңә ґәзаб килмәс борын сине үтерсәк, синнән соң дөньяда яки ахирәттә алардан, әлбәттә, ґәзаб белән үчебезне алырбыз.

Choose other languages: