Quran Apps in many lanuages:

Surah Az-Zukhruf Ayahs #28 Translated in Tatar

قَالَ أَوَلَوْ جِئْتُكُمْ بِأَهْدَىٰ مِمَّا وَجَدْتُمْ عَلَيْهِ آبَاءَكُمْ ۖ قَالُوا إِنَّا بِمَا أُرْسِلْتُمْ بِهِ كَافِرُونَ
Ий Мухәммәд г-м, син аларга әйт: Мин сезнең аталарыгызның диненнән дөресрәк вә турырак дин сезгә алып килгән булсам да, сез аталарыгызның батыл диненә иярәсезме? Алар пәйгамбәргә әйттеләр: Сезнең белән җибәрелгән дингә ышанмыйбыз.
فَانْتَقَمْنَا مِنْهُمْ ۖ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُكَذِّبِينَ
Без алардан каты ґәзаб белән уч алдык, игътибар илә карагыл пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыр хәле ничек булды?
وَإِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ لِأَبِيهِ وَقَوْمِهِ إِنَّنِي بَرَاءٌ مِمَّا تَعْبُدُونَ
Ибраһим атасына вә кавеменә әйтте: Мин сез гыйбадәт игә торган сынымнарыгыздан бизүчемен.
إِلَّا الَّذِي فَطَرَنِي فَإِنَّهُ سَيَهْدِينِ
Мәгәр мине юктан бар итүче Аллаһудан бизүче түгелмен, вә Ул мине үзе риза булган хак дингә дә күндерер.
وَجَعَلَهَا كَلِمَةً بَاقِيَةً فِي عَقِبِهِ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Кылды Аллаһуны берләү сүзен Ибраһим нәселендә кыямәткә хәтле калганы хәлдә, ягъни Аллаһуны берләп ислам динен тотучы Ибраһим милләте кыямәткә хәтле бетмәс, шаять кешеләр батыл динне ташлап ислам диненә, Ибраһим милләтенә кайтырлар.

Choose other languages: