Quran Apps in many lanuages:

Surah Az-Zukhruf Ayahs #26 Translated in Tatar

بَلْ قَالُوا إِنَّا وَجَدْنَا آبَاءَنَا عَلَىٰ أُمَّةٍ وَإِنَّا عَلَىٰ آثَارِهِمْ مُهْتَدُونَ
Алар Аллаһ һәм пәйгамбәр сүзенә колак салмадылар, бәлки әйттеләр: Без аталарыбызны бер диндә таптык, без һәм аларга ияреп аларча дин тотабыз һәм Аллаһудан башкага гыйбадәт кылабыз, – дип.
وَكَذَٰلِكَ مَا أَرْسَلْنَا مِنْ قَبْلِكَ فِي قَرْيَةٍ مِنْ نَذِيرٍ إِلَّا قَالَ مُتْرَفُوهَا إِنَّا وَجَدْنَا آبَاءَنَا عَلَىٰ أُمَّةٍ وَإِنَّا عَلَىٰ آثَارِهِمْ مُقْتَدُونَ
Синнән элек бер шәһәргә Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, аларның нигъмәткә чумган олугълары әйтте: Безнең аталарыбыз да шул диндә иделәр, алар диненнән чыкмыйбыз, без дә аларга иярәбез, – дип.
قَالَ أَوَلَوْ جِئْتُكُمْ بِأَهْدَىٰ مِمَّا وَجَدْتُمْ عَلَيْهِ آبَاءَكُمْ ۖ قَالُوا إِنَّا بِمَا أُرْسِلْتُمْ بِهِ كَافِرُونَ
Ий Мухәммәд г-м, син аларга әйт: Мин сезнең аталарыгызның диненнән дөресрәк вә турырак дин сезгә алып килгән булсам да, сез аталарыгызның батыл диненә иярәсезме? Алар пәйгамбәргә әйттеләр: Сезнең белән җибәрелгән дингә ышанмыйбыз.
فَانْتَقَمْنَا مِنْهُمْ ۖ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُكَذِّبِينَ
Без алардан каты ґәзаб белән уч алдык, игътибар илә карагыл пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыр хәле ничек булды?
وَإِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ لِأَبِيهِ وَقَوْمِهِ إِنَّنِي بَرَاءٌ مِمَّا تَعْبُدُونَ
Ибраһим атасына вә кавеменә әйтте: Мин сез гыйбадәт игә торган сынымнарыгыздан бизүчемен.

Choose other languages: