Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tur Ayahs #35 Translated in Tatar

قُلْ تَرَبَّصُوا فَإِنِّي مَعَكُمْ مِنَ الْمُتَرَبِّصِينَ
Әйт аларга: Көтегез, ий мөшрикләр, мин дә сезнең белән бергә Аллаһудан сезгә ґәзаб килгәнне көтүчемен, – дип.
أَمْ تَأْمُرُهُمْ أَحْلَامُهُمْ بِهَٰذَا ۚ أَمْ هُمْ قَوْمٌ طَاغُونَ
Әллә аларны Аллаһуга вә расүлгә каршылык кылырга гакыллары кушамы, әллә алар азган саташкан кавемнәрме?
أَمْ يَقُولُونَ تَقَوَّلَهُ ۚ بَلْ لَا يُؤْمِنُونَ
Әллә алар әйтәләрме: Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарды, – дип. Юк бәлки алар хөседлек вә тәкәбберлек илә Коръәнгә ышанмыйлар.
فَلْيَأْتُوا بِحَدِيثٍ مِثْلِهِ إِنْ كَانُوا صَادِقِينَ
Әгәр Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган дигән сүзләре дөрес булса, Коръән сүзләренә охшаган сүзләрне китерсеннәр, бит алар да Мухәммәд кеби кешеләр, Коръән кеби китап китерсеннәр!
أَمْ خُلِقُوا مِنْ غَيْرِ شَيْءٍ أَمْ هُمُ الْخَالِقُونَ
Әллә алар һичнәрсәсез халык ителделәрме, ягъни аларны халык кылган Аллаһ юкмы, әллә алар үзләре халык кылучылармы?

Choose other languages: