Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tur Ayahs #25 Translated in Tatar

وَالَّذِينَ آمَنُوا وَاتَّبَعَتْهُمْ ذُرِّيَّتُهُمْ بِإِيمَانٍ أَلْحَقْنَا بِهِمْ ذُرِّيَّتَهُمْ وَمَا أَلَتْنَاهُمْ مِنْ عَمَلِهِمْ مِنْ شَيْءٍ ۚ كُلُّ امْرِئٍ بِمَا كَسَبَ رَهِينٌ
Иман китереп Ислам динен тотучы хак мөэминнәрнең балалары дин тотуда хак диндә булган аталарына иярделәр – Без аларны аталарына ияртеп җәннәткә кертербез, җәннәттә бергә булырлар, гәрчә дәрәҗәләре аталарыныкыннан түбән булса да, аталарының гамәленнән һичнәрсәне киметмәдек, ягъни аталарын балаларының дәрәҗәсенә төшермәдек бәлки балаларын аталарының дәрәҗәсенә күтәрдек. Һәрбер кеше кылган эше бәрабәрендә җавапка калучыдыр.
وَأَمْدَدْنَاهُمْ بِفَاكِهَةٍ وَلَحْمٍ مِمَّا يَشْتَهُونَ
Янә ул тәкъва мөэминнәргә башка нигъмәтләр өстенә арттырдык җимешләрнең вә итләрнең үзләре теләгәнен.
يَتَنَازَعُونَ فِيهَا كَأْسًا لَا لَغْوٌ فِيهَا وَلَا تَأْثِيمٌ
Вә бер-берсенә кәсәләрен бирерләр, ул тәмле суларны эчкәч, кирәкмәгән сүзләрне сөйләү булмас һәм гөнаһлы эшләрне эшләргә теләк тә булмас.
وَيَطُوفُ عَلَيْهِمْ غِلْمَانٌ لَهُمْ كَأَنَّهُمْ لُؤْلُؤٌ مَكْنُونٌ
Алар тирәсендә энҗе дәнәләре кеби хезмәтче егетләр йөрерләр.
وَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ يَتَسَاءَلُونَ
Вә ул җәннәт әһелләре бер-берсенә каршы килеп бу бөек дәрәҗәгә нинди сәбәп белән ирештегез, дип сорашырлар.

Choose other languages: