Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #30 Translated in Tatar

ثُمَّ أَنْزَلَ اللَّهُ سَكِينَتَهُ عَلَىٰ رَسُولِهِ وَعَلَى الْمُؤْمِنِينَ وَأَنْزَلَ جُنُودًا لَمْ تَرَوْهَا وَعَذَّبَ الَّذِينَ كَفَرُوا ۚ وَذَٰلِكَ جَزَاءُ الْكَافِرِينَ
Соңра Аллаһ расүлгә вә мөэминнәргә рәхмәте белән тынычлык вә батырлык бирде вә сез күрми торган гаскәр, ягъни биш мең фәрештә иңдерде вә мөшрикләрне сезнең кулыгыз белән ґәзаб кылды, мөшрикләрнең җәзасы шулдыр.
ثُمَّ يَتُوبُ اللَّهُ مِنْ بَعْدِ ذَٰلِكَ عَلَىٰ مَنْ يَشَاءُ ۗ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Соңра Аллаһ үзе теләгән кешегә рәхмәт кылып, тәүбәсен кабул итәп гафу итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِنَّمَا الْمُشْرِكُونَ نَجَسٌ فَلَا يَقْرَبُوا الْمَسْجِدَ الْحَرَامَ بَعْدَ عَامِهِمْ هَٰذَا ۚ وَإِنْ خِفْتُمْ عَيْلَةً فَسَوْفَ يُغْنِيكُمُ اللَّهُ مِنْ فَضْلِهِ إِنْ شَاءَ ۚ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Ий мөэминнәр! Мөшрикләр, әлбәттә, нәҗестән башка нәрсә түгелләр, бу елдан соң мәсҗид-Хәрамга якын бармасыннар. Сахәбәләр, мөшрикләр киткәч: Кем белән сәүдә кылырбыз? – дип сорадылар. Аллаһ әйтте: Әгәр фәкыйрьлектән курыксагыз, Аллаһ теләсә үзенең байлыгыннан сезне бай кылыр. Аллаһ белүче вә хикмәт белән эш кылучы.
قَاتِلُوا الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَلَا بِالْيَوْمِ الْآخِرِ وَلَا يُحَرِّمُونَ مَا حَرَّمَ اللَّهُ وَرَسُولُهُ وَلَا يَدِينُونَ دِينَ الْحَقِّ مِنَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ حَتَّىٰ يُعْطُوا الْجِزْيَةَ عَنْ يَدٍ وَهُمْ صَاغِرُونَ
Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китермәгән кешеләр белән сугышыгыз вә Аллаһ һәм Аның расүле хәрам кылган нәрсәләрнең хәрамлыгына ышанмаган вә хак дин – исламны дин итеп алмаган кешеләр белән сугышыгыз! Алар китап бирелгән кешеләрдер, кимсетелгән хәлдә үз куллары белән җәза-түләү биргәнчегә чаклы алар белән сугышыгыз!
وَقَالَتِ الْيَهُودُ عُزَيْرٌ ابْنُ اللَّهِ وَقَالَتِ النَّصَارَى الْمَسِيحُ ابْنُ اللَّهِ ۖ ذَٰلِكَ قَوْلُهُمْ بِأَفْوَاهِهِمْ ۖ يُضَاهِئُونَ قَوْلَ الَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ قَبْلُ ۚ قَاتَلَهُمُ اللَّهُ ۚ أَنَّىٰ يُؤْفَكُونَ
Яһүд әйтте: Ґөзәер Аллаһуның угълы, – дип, Насара әйтте: Гыйса Аллаһуның угълы, – дип. Аларның авызлары белән әйтергә ошбу сүзләре элекке кәферләр сүзенә охшый, Аллаһ аларны ләгънәт кылсын – һәлак итсен! Аллаһудан, хактан качып кая баралар?

Choose other languages: