Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #76 Translated in Tatar

قَالَ هَلْ يَسْمَعُونَكُمْ إِذْ تَدْعُونَ
Ибраһим әйтте: Дога кыйлып хаҗәтләрегезне сораганда сынымнарыгыз сезнең сүзләрегезне ишетәләрме?
أَوْ يَنْفَعُونَكُمْ أَوْ يَضُرُّونَ
Яки сезгә файда итәргә көчләре җитәме, яки аларга гыйбадәт итмәгән кешеләргә зарар итәргә көчләре җитәме?
قَالُوا بَلْ وَجَدْنَا آبَاءَنَا كَذَٰلِكَ يَفْعَلُونَ
Әйттеләр: Юк, сынымнарыбыз ишетми дә, файда вә зарар итәргә дә көчләре җитми, бәлки аталарыбыз да шулай безнең кеби кыйлалар иде, без дә аларга ияреп шулай кыйлабыз, – дип.
قَالَ أَفَرَأَيْتُمْ مَا كُنْتُمْ تَعْبُدُونَ
Ибраһим әйтте: Әйә күрәсезме гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызны.
أَنْتُمْ وَآبَاؤُكُمُ الْأَقْدَمُونَ
Үзегез вә әүвәлге бабаларыгыз гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызның һич нәрсәгә ярамаганлыгын беләсезме?

Choose other languages: