Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #44 Translated in Tatar

لَعَلَّنَا نَتَّبِعُ السَّحَرَةَ إِنْ كَانُوا هُمُ الْغَالِبِينَ
Җыелган мөшрикләр әйттеләр: Әгәр сихерчеләр Мусаны җиңсәләр шаять сихерчеләргә иярербез.
فَلَمَّا جَاءَ السَّحَرَةُ قَالُوا لِفِرْعَوْنَ أَئِنَّ لَنَا لَأَجْرًا إِنْ كُنَّا نَحْنُ الْغَالِبِينَ
Сихерчеләр җыелып беткәч, Фиргаунгә әйттеләр: Әгәр Мусаны җиңсәк безгә хак булырмы?
قَالَ نَعَمْ وَإِنَّكُمْ إِذًا لَمِنَ الْمُقَرَّبِينَ
Фиргаун әйтте: Әлбәттә булыр, әгәр Мусаны җиңсәгез минем якыннарымнан булырсыз.
قَالَ لَهُمْ مُوسَىٰ أَلْقُوا مَا أَنْتُمْ مُلْقُونَ
Муса аларга әйтте: Сез әүвәл ташлагыз ташларга дигән нәрсәләрегезне.
فَأَلْقَوْا حِبَالَهُمْ وَعِصِيَّهُمْ وَقَالُوا بِعِزَّةِ فِرْعَوْنَ إِنَّا لَنَحْنُ الْغَالِبُونَ
Һәм сихерчеләр арканнарын вә таякларын ташладылар, вә әйттеләр: Фиргаун олугълыгы белән ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без Мусаны җиңәчәкбез, – дип.

Choose other languages: