Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #155 Translated in Tatar

وَلَا تُطِيعُوا أَمْرَ الْمُسْرِفِينَ
Юлдан чыккан мөшрикләргә итагать итмәгез.
الَّذِينَ يُفْسِدُونَ فِي الْأَرْضِ وَلَا يُصْلِحُونَ
Ул мөшрикләр динне, кешеләрне вә тормышны бозучылардыр, алар һич нәрсәне төзәтмиләр, – дип.
قَالُوا إِنَّمَا أَنْتَ مِنَ الْمُسَحَّرِينَ
Мөшрикләр әйттеләр: Ий син Салих, ничә кат сихерләнеп гакыллары шашкан кешеләрдәнсең.
مَا أَنْتَ إِلَّا بَشَرٌ مِثْلُنَا فَأْتِ بِآيَةٍ إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Синең артык җирең юк, безнең кеби бер кешесең, әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң, безгә бер галәмәт китер.
قَالَ هَٰذِهِ نَاقَةٌ لَهَا شِرْبٌ وَلَكُمْ شِرْبُ يَوْمٍ مَعْلُومٍ
Аллаһ мөшрикләргә могҗиза өчен таштан тере дөя чыгарды. Салих әйтте: Ошбу таштан чыккан дөя Аллаһуның хөрмәтле дөяседер, нәүбәт белән коедан бер көн су эчмәк бу дөянең өлешедер, вә икенче көнне коедан су эчмәк сезнең дөяләрегезнең өлешедер.

Choose other languages: