Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #153 Translated in Tatar

وَتَنْحِتُونَ مِنَ الْجِبَالِ بُيُوتًا فَارِهِينَ
Вә шатланганыгыз хәлдә тауларны тишеп өйләр ясыйсыз, ошбу нигъмәтләр эчендә мәңге калырга уйлыйсызмы?
فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Куркыгыз, Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз вә минем әмеремә итагать итегез.
وَلَا تُطِيعُوا أَمْرَ الْمُسْرِفِينَ
Юлдан чыккан мөшрикләргә итагать итмәгез.
الَّذِينَ يُفْسِدُونَ فِي الْأَرْضِ وَلَا يُصْلِحُونَ
Ул мөшрикләр динне, кешеләрне вә тормышны бозучылардыр, алар һич нәрсәне төзәтмиләр, – дип.
قَالُوا إِنَّمَا أَنْتَ مِنَ الْمُسَحَّرِينَ
Мөшрикләр әйттеләр: Ий син Салих, ничә кат сихерләнеп гакыллары шашкан кешеләрдәнсең.

Choose other languages: