Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #18 Translated in Tatar

وَلَهُمْ عَلَيَّ ذَنْبٌ فَأَخَافُ أَنْ يَقْتُلُونِ
Дәхи алар хозурында минем гөнаһым бар (Егет чагында бер кәфер кыбтыйны үтергән иде), үземне үтерерләр дип куркамын.
قَالَ كَلَّا ۖ فَاذْهَبَا بِآيَاتِنَا ۖ إِنَّا مَعَكُمْ مُسْتَمِعُونَ
Аллаһ әйтте: Юк үтермәсләр, барыгыз икәү Минем аятьләрем белен, Без сезнең белән бергәбез, сүзегезне ишетәбез.
فَأْتِيَا فِرْعَوْنَ فَقُولَا إِنَّا رَسُولُ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Фиргаунгә барыгыз, вә без бетен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуның рәсүлебез
أَنْ أَرْسِلْ مَعَنَا بَنِي إِسْرَائِيلَ
безнең белән Ягькуб балаларын җибәрмәклегең өчен килдек – диегез.
قَالَ أَلَمْ نُرَبِّكَ فِينَا وَلِيدًا وَلَبِثْتَ فِينَا مِنْ عُمُرِكَ سِنِينَ
Фиргаун әйтте: Ий Муса, син сабый чагында безлә тәрбияләндең түгелме, вә гомереңнән безлә утыз ел тордык.

Choose other languages: