Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #121 Translated in Tatar

قَالَ رَبِّ إِنَّ قَوْمِي كَذَّبُونِ
Нух әйтте: Йә Рабби, кавемем миңа ышанмыйлар, ялган сөйлисең, диләр.
فَافْتَحْ بَيْنِي وَبَيْنَهُمْ فَتْحًا وَنَجِّنِي وَمَنْ مَعِيَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
Инде алар белән миңем арамны хөкем ит, вә мине һәм миңа ияргән мөэминнәрне ул залимнәрдән коткар.
فَأَنْجَيْنَاهُ وَمَنْ مَعَهُ فِي الْفُلْكِ الْمَشْحُونِ
Һәм Нухны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык, кошлар вә хайваннар белән тулган көймәдә.
ثُمَّ أَغْرَقْنَا بَعْدُ الْبَاقِينَ
Соңра мөэмин булмаганнарын һәммәсен батырдык.
إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً ۖ وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُمْ مُؤْمِنِينَ
Ошбу Аллаһуга карышып һәлак булган Нух кавеменең һәлак булуында гакыллы кешеләр өчен, әлбәттә, гыйбрәтләр бар, ул кавемнең күбрәге, ягъни һәлак булганнары берсе дә ышанучы түгел иде.

Choose other languages: