Quran Apps in many lanuages:

Surah As-Saaffat Ayahs #86 Translated in Tatar

ثُمَّ أَغْرَقْنَا الْآخَرِينَ
Соңра аның имансыз кавемен суга батырып һәлак иттек.
وَإِنَّ مِنْ شِيعَتِهِ لَإِبْرَاهِيمَ
Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты йөз кырык ел булса да.
إِذْ جَاءَ رَبَّهُ بِقَلْبٍ سَلِيمٍ
Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде.
إِذْ قَالَ لِأَبِيهِ وَقَوْمِهِ مَاذَا تَعْبُدُونَ
Атасына вә кавеменә әйтте: Аллаһны ташлап нәрсәгә гыйбадәт кыласыз.
أَئِفْكًا آلِهَةً دُونَ اللَّهِ تُرِيدُونَ
Ялганнарның иң кабахәтен кылганыгыз хәлдә Аллаһудан башка нәрсәне Аллаһ дияргә телисез.

Choose other languages: