Quran Apps in many lanuages:

Surah As-Saaffat Ayahs #15 Translated in Tatar

فَاسْتَفْتِهِمْ أَهُمْ أَشَدُّ خَلْقًا أَمْ مَنْ خَلَقْنَا ۚ إِنَّا خَلَقْنَاهُمْ مِنْ طِينٍ لَازِبٍ
Кәферләрдән сора, алармы халык ителүдә куәтлерәк, яки Без халык иткән җир, күкләр вә фәрештәләрме куәтлерәк төзелештә? Без Адәмне кулга ябыша торган балчыктан халык кылдык, ничек Аллаһуга каршы сүз әйтә алалар?
بَلْ عَجِبْتَ وَيَسْخَرُونَ
Бәлки син Аллаһуның кодрәтенә яки кәферләрнең терелеп кабердән кубарылуны инкяр итүләренә гаебләнәсеңдер? Бит алар синең Җәза алыр өчен кыямәт көнне барча кеше тереләчәк, – дигән сүзеңне мәсхәрә итәләр.
وَإِذَا ذُكِّرُوا لَا يَذْكُرُونَ
Әгәр аларга вәгазь сөйләнсә – һич вәгазьләнмәсләр.
وَإِذَا رَأَوْا آيَةً يَسْتَسْخِرُونَ
Әгәр бер могъҗиза күрсәләр, аны мәсхәрәлән көләләр.
وَقَالُوا إِنْ هَٰذَا إِلَّا سِحْرٌ مُبِينٌ
Бу без күргән нәрсә могъҗиза түгел мәгәр ачык сихер, диләр.

Choose other languages: