Quran Apps in many lanuages:

Surah As-Saaffat Ayahs #109 Translated in Tatar

قَدْ صَدَّقْتَ الرُّؤْيَا ۚ إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың. Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез.
إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ الْبَلَاءُ الْمُبِينُ
Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр.
وَفَدَيْنَاهُ بِذِبْحٍ عَظِيمٍ
Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек.
وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِي الْآخِرِينَ
Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен калдырдык.
سَلَامٌ عَلَىٰ إِبْرَاهِيمَ
Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер.

Choose other languages: