Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #73 Translated in Tatar

وَمَنْ يُطِعِ اللَّهَ وَالرَّسُولَ فَأُولَٰئِكَ مَعَ الَّذِينَ أَنْعَمَ اللَّهُ عَلَيْهِمْ مِنَ النَّبِيِّينَ وَالصِّدِّيقِينَ وَالشُّهَدَاءِ وَالصَّالِحِينَ ۚ وَحَسُنَ أُولَٰئِكَ رَفِيقًا
Аллаһуга һәм расүлгә итагать иткән мөэминнәр, Аллаһ нигъмәтләгән пәйгамбәрләр, турылык белән алга чыккан ситдыйкләр, Аллаһ юлында сугышып шәһит булган мөэминнәр белән җәннәттә бергә булырлар. Шушы дүрт төрле затларга юлдаш булу – ни күркәм, ни хуш юлдашлыктыр.
ذَٰلِكَ الْفَضْلُ مِنَ اللَّهِ ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ عَلِيمًا
Бу фазыйләт Аллаһудан, ягъни Аллаһуга һәм расүлгә итагат кылучыларның җәннәттә бөек дәрәҗәле затлар белән бергә булулары Аллаһуның рәхмәтеннәндер. Бу дүрт төрле затлар янына җәннәткә керергә кем тиешлерәк икәнен белергә Аллаһ җитәдер.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا خُذُوا حِذْرَكُمْ فَانْفِرُوا ثُبَاتٍ أَوِ انْفِرُوا جَمِيعًا
Ий мөэминнәр! Сугыш коралларыгызны алыгыз да дошманга каршы төркем-төркем барыгыз, яки барыгыз да җыелып бергә барыгыз.
وَإِنَّ مِنْكُمْ لَمَنْ لَيُبَطِّئَنَّ فَإِنْ أَصَابَتْكُمْ مُصِيبَةٌ قَالَ قَدْ أَنْعَمَ اللَّهُ عَلَيَّ إِذْ لَمْ أَكُنْ مَعَهُمْ شَهِيدًا
Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезнең арагызда сугышка кичегеп баручы, яки бөтенләй бармаучы монафикълар бар. Сезгә сугышта кайгы ирешсә, сугышка чыкмаган монафикъ шатланып әйтте: Мөселманнар белән бергә сугышка чыкмавым сәбәпле, Аллаһ, шиксез, миңа ингам кылды, әгәр сугышка барган булсам, миңа да кайгы ирешкән булыр иде, – дип.
وَلَئِنْ أَصَابَكُمْ فَضْلٌ مِنَ اللَّهِ لَيَقُولَنَّ كَأَنْ لَمْ تَكُنْ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُ مَوَدَّةٌ يَا لَيْتَنِي كُنْتُ مَعَهُمْ فَأَفُوزَ فَوْزًا عَظِيمًا
Әгәр сезгә сугышта Аллаһуның рәхмәте белән җиңү һәм ґәнимәт малын алу фазыйләте ирешсә, ул монафикъ гүя сезнең белән бер вакытта да бергә булмаган төсле әйтер: Кәшки мин мөселманнар белән бергә сугышта булган булсам, зур максатыма ирешкән булыр идем, – дип.

Choose other languages: